якшәмбе, 23 ноябрь 2014, Казан вакыты 23:38

фотогалерея Türkvizyon 2014 бәйгесе. Финал

Казанда узган Türkvizyon 2014 бәйгесендә җиңүне Казакъстан вәкиле Жанар Дугалова яулады.

Башка галереялар

Настоящее время
Cезнең JavaScript сүндерелгән йә Adobe's Flash Player иске. Яңа Flash Player куегыз.
Евромайданның бер елы бер минуттаi
X
22.11.2014
Украинада соңгы бер елда булган хәлләрне Хәзерге заман бер минут эчендә күрсәтә.
видео

видео Евромайданның бер елы бер минутта

Украинада соңгы бер елда булган хәлләрне Хәзерге заман бер минут эчендә күрсәтә.
видео

видео Хәзерге заман – 21.11

Евромайдан башлануга бер ел – алда ни көтә, Донбасс республикаларын һәм Ислам дәүләтен нәрсә берләштерә – 21 ноябрь тапшыруында
видео

видео Хәзерге заман – 20.11

Русиядә карабодай "деликатес"ка әйләнә, Русия һәм НАТО кырыс кышка әзерләнә, Байден Украинага килде – 20 ноябрь тапшыруында
видео

видео Хәзерге заман – 19.11

Ислам дәүләтендә социаль яклау, "Эхо Москвы" тирәсендә тарткалашу һәм Мәскәүнең яңа тышкы сәясәте – 19 ноябрь тапшыруында
видео

видео Хәзерге заман – 18.11

Макаревич мәхкәмәдә "Известия" басмасын һәм Прохановны отты, "Эхо Москвы" музыкаль радиога әйләнерме, Донбасс качаклары кышны ничек чыгар
Евразия тәрәзе (архив)

Азатлыкка фото, видео, аудио җибәрү бите

Cезнең JavaScript сүндерелгән йә Adobe's Flash Player иске. Яңа Flash Player куегыз.
Türkvizyon 2014 бәйгесе. Финалi
X
райнур шакир
22.11.2014
21 ноябрь Казанның Татнефть-Арена мәйданында узган Türkvizyon 2014 халыкара җыр бәйгесе финалында Казан төрки дөнья башкаласы вазифасын киләсе елга Төрекмәнстанның Мары шәһәренә тапшырды.
видео

видео Türkvizyon 2014 бәйгесе. Финал

21 ноябрь Казанның Татнефть-Арена мәйданында узган Türkvizyon 2014 халыкара җыр бәйгесе финалында Казан төрки дөнья башкаласы вазифасын киләсе елга Төрекмәнстанның Мары шәһәренә тапшырды.
видео

видео Евромайдан активисты Галина Трофанюкның бу елдагы тормышы

2014 ел башында Галина Трофанюк Евромайданда катнашучыларга ярдәм итү өчен Украинаның көнбатышыннан Киевка килә. Бер ел чамасы вакыт узгач ул үз сөенечләрен һәм көенечләрен Азатлык белән дә уртаклашты.
видео

видео Төрекләр каһвә белән Казанда Төркияне таныта

20 ноябрьдә Казанның Милли музеенда "Төрек каһвәсен әзерләү сәнгате" күргәзмәсе ачылды. Төркияне таныту максатыннан оештырылган күргәзмәдә төрек каһвәсен әзерләү серләрен өйрәнү белән бергә, килүчеләргә бу каһвәне тәмләп карау мөмкинлеге дә бирелде.
видео

видео TürkVizyon-2014. Ярымфинал

19 ноябрь кичендә Казанда төрки халыкларның TürkVizyon-2014 җыр конкурсының ярымфиналы узды. Бәйгедә 25 төрки илдән җырчылар катнаша. Финал 21 ноябрь узачак.
видео

видео Чаллының 18нче санлы лицее 40 еллыгын билгеләде

Чаллының 18нче санлы лицеенда 40 еллык юбилейны зурлап уздырдылар. Татарлар укыган, татарча тамаша тәкъдим ителгән кичәдә котлау сүзен татарч әйтергә мөмкинлек бирмәделәр, тамашачылар урыса сөйләүне таләп итте.
видео

видео Казанда былтыргы очкыч һәлакәте корбаннарына һәйкәл ачылды

"Казан" халыкара һава аланында, 2013 елның 17 ноябрендә һәлакәткә очраган Боинг-737 очкычы корбаннары хөрмәтенә мәрмәрдән эшләнгән мемориаль дивар ачылды. Анда казада һәлак булучыларның барысының да исемнәре генә чокып язылган, каза турында мәгълүмат бирелмәгән.
Башка видеолар

бар язмалар

"Система" холдингы хезмәткәрләрен киметә

Владимир Евтушенковның "Система" ягулык-энергетика ширкәте, финанс кыенлыклар кичерүе сәбәпле, 30 процентка кадәр хезмәткәрләрен киметергә мәҗбүр була.
дәвам

"Нинель Юлтыева – татар балетының патшабикәсе иде"

Татарстанның, Башкортстанның һәм Русиянең халык артисты, балет остасы Нинель Юлтыева вафат.
дәвам

Кадерең булырмы, Türkvizyon?

Ничә процент татар кешесе Казанның төрки дөнья башкаласы икәнен белде дә, Türkvizyon дип аталган җыр бәйгесе турында хәбәрдар булды икән?
дәвам

видео Казан Türkvizyon бәйгесен дә "булдырды"

Казанда Türkvizyon 2014 бәйгесе тәмамланды. Оештыручылар тамаша уңды дип канәгатьлек хисләре кичерә.
дәвам

Уфада татар мәнфәгатен яклау пикеты үтте

Башкортстандагы Татар иҗтимагый үзәге 21 ноябрь милли мәнфәгатьләрне яклап каршылык чарасы уздырды.
дәвам

Татарстан мәгариф министры Самарның "Яктылык" мәктәбендә булды

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов Самарга сәфәре вакытында шәһәрнең мактаулы "Яктылык" мәктәбендә булды.
дәвам

"Сөембикә" заманча яңа сайт тәкъдим итте

Яңа сайт аша дөньяның теләсә кайсы почмагыннан журналның электрон вариантына язылып, аны укырга була.
дәвам
Көндәлек архив

видео Мәйданда халык җыены

Евромайдан протест чаралары башлануга бер ел тулу уңаеннан Киевта янә меңнәрчә кеше җыелып Русланага кушылып Украина гимнын башкарды. (Эксклюзив аэро видео)

Башка видео хәбәрләр
Акмәчәт кибетләрендә Кырымны Русиянеке итеп күрсәткән хариталар сатыла башлады. Ростов һәм Мәскәүдә чыгарылган хариталарның бәясе 120-700 сум.

КрымНаш бәясе

Хәбәрләр дисбесе дәвам

Украинаны урап узачак тимер юлга 55 миллиард сум кирәк

Русия президенты Владимир Путин (с) һәм Русия тимер юллары президенты Владимир Якуниин (у)
Русия президенты Владимир Путин (с) һәм Русия тимер юллары президенты Владимир Якуниин (у)

Русия Белгород һәм Ростов өлкәләрен Украинаны урап узып тоташтыручы тимер юл төзергә дип карар итте, һәм бу төзелешкә 55 миллиард сум кирәк булачак. Бу турыда ИТАР-ТАСС агентлыгына әле проектны тикшерүдә катнашкан бер федераль түрә белдергән. Мондый тимер юл кирәк булачагы турында март аенда Русия Кырымны аннексияләгән вакытта ук Русия тимер юллары беренче вице-президенты Вадим Морозов әйткән иде. Белгородтан төньяктарак урнашкан Прохоровкада Дондагы Ростовтан көньяктагы Батайскига кадәр сузылачак бу яңа тимер юл төзелеше киләсе елда башланырга тиеш. “Киләсе елда Украина уравын төзи башлыйбыз, бәясе – 55 миллиард сум. Ике елда төзеп бетерергә тиешбез”, дигән әлеге түрә. Бу айда Русия тимер юллары инвестиция проектларына, юлларны төзекләндерүгә акча җитмәвен әйтеп дәүләттән 1,4 триллион сум бирүне сораган иде.

Балалар бакчасына түләү 12% артачак

Чаллыдагы "Бәләкәч" балалар бакчасы
Чаллыдагы "Бәләкәч" балалар бакчасы

Финанс чыгымнары артканга, азык-төлеккә бәяләр күтәрелгәнгә, балалар бакчасы хезмәткәрләренең хезмәт хаклары үскәнгә Татарстанда яңа елдан балалар бакчасына түләүне уртача 12%ка арттырырга җыеналар. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белдерә.  

Русиядә токмачка бәя арта ала

Октябрь-ноябрьдә бодайның каты төренә бәяләр 70% күтәрелү сәбәпле токмачка (макарон) бәяләр 20-25% артырга мөмкин. Токмач җитештерүче "Экстра М" ширкәте мөдире Андрей Дрибный Интерфакс агентлыгына әйтүенчә, әлегә эре ширкәтләрдә чимал бар, әмма ул беткәч алар сату бәяләрен күтәрергә мәҗбүр булачак.

Кырымда авыл хуҗалыгы үлеп бара

Кырымда авыл хуҗалыгы үлеп бараi
X
17.11.2014
Кырымда авыл хуҗалыгы, яшелчәчелек белән шөгыльләнүчеләр Кырым аннексиясе сәбәпле быел бик авыр хәлдә калган. Кайбер фермерлар бөлеп эшне туктатса, исән калганнары җитештерелгәнне сата алмауларын әйтә.

Кырымда авыл хуҗалыгы, яшелчәчелек белән шөгыльләнүчеләр Кырым аннексиясе сәбәпле быел бик авыр хәлдә калган. Кайбер фермерлар бөлеп эшне туктатса, исән калганнары җитештерелгәнне сата алмауларын әйтә.

Чаллы халкы совет ризыгын сагынган

Чаллыда Беларуста җитештерелгән тауарлар ярминкәсе бара. Ит-казылык бәяләре югарырак булса да, халык бу ризыкларны чиратларга тезелеп ала.

Казанда фатир бәяләре арта

Доллар белән бергә Казанда фатир бәяләре дә күтәрелде. "Флэт" күчемсез милек агентлыгы хезмәткәре Лариса Максимова сүзләренчә, кулланылган фатир бәяләре уртача 6%ка арткан.

"Avito Недвижимость" та яңа төзелгән йортлардагы һәм шулай ук кулланылган фатирга бәяләрнең кискен артуын белдерә. Яңа төзелә торган йортлардагы кв.м бәясе 3,6%ка арткан.

Максимова яңа йортларда бәяләрне төзеп саткан ширкәтләрнең күтәргәнен әйтә. Аның фикеренчә, бөтен нәрсәгә бәя кыйбатлану сәбәпле халыкның акчасы булмаганга, яңа елдан соң торакка бәя төшәргә дә мөмкин.

Белгечләр торакка бәя төшмәячәк белдерә. “Плезир Инвест” директоры урынбасары Рамил Фәхретдинов "Күчемсез милеккә бәянең чиге юк, инфляция бетми торып ул арта гына барачак", ди.  

Казанда New Look кибетләре ябыла

Кәттә киемнәр сатучы New Look ширкәте Русиядән китәргә карар иткән. Financial Times язуынча, ширкәт карарын сәяси вазгыять белән аңлата. 1969 елда Британиядә оешкан компаниянең Русия челтәрендә 20 кибете бар иде, шуларның икесе Казанда Сувар-Плаза һәм Мега үзәкләрендә урнашкан иде.

Башкортстан кышка бәрәңгене чит илләрдән алырга мөмкин

Башкортстанда яңа елга бәрәңге бәясе ике тапкыр артырга мөмкин. Бу хакта монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан идарәсе каршындагы эксперт шурасы утырышында әйтелде. Яшелчә саклау үзәкләре җитешмәү сәбәпле кышка бәрәңгене доллар бәясенә чит илдән сатып алырга туры килергә мөмкин, дип хәбәр итә Азатлыкның Уфадагы хәбәрчесе.

Башкортстанда бәрәңгене кышка чит илдән сатып алырга мөмкиннәр
Башкортстанда бәрәңгене кышка чит илдән сатып алырга мөмкиннәрi
|| 0:00:00
...    
🔇
X

 

НашКрым бәясе билгеле булды

Акмәчәт кибетләрендә сатыла башлаган дөнья хариталарында Кырым Русия өлеше итеп күрсәтелә. Хариталар Дондагы Ростовта һәм Мәскәүдә чыгарылган. Бәясе 120-700 сум дип хәбәр итә КрыМедиа агентлыгы.

Татарстанда ярма кыйбатлана

Яшел Үзән шәһәрендә дөгенең килосы 60 сумга җиткән. "Дөгенең начарларын 51 сум, ә кыйммәтләрен 58-60 сумга сата башладылар", ди бу шәһәрдә яшәүче Нәсимә Шәрифулина.

Татарстандагы кибетләрдә карабодай да 70 сумга күтәрелгән. Яшел Үзәндәге кибетләрдә карабодай беткән. Соңгыларын 60 сумга сатканнар. Кибетчеләр бу хәлгә быел карабодай уңышы начар булган, шуңа бәясе күтәрелгән дип аңлатма биргән.

Татарстан авыл хуҗалыгы матбугат хезмәте "Татарстанда карабодайга кытлык юк, 17 мең тонна ярма әзерләнгән, кеше башына елына 3,5 килограмм карабодай тотылса, әле артып та калачак", дип белдерә. 

соңгы фикерләр

"Система" холдингы хезмәткәрләрен киметә

1 фикер:

уфалар: Буны Башкириядэ чыгучы дурт ... дәвам