Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:17

Пакыстанда сайлау тәмамланды


Исламабад - Пакыстанда гөмүм сайлау тәмамланды. Тавыш бирү бер ай элек үтәргә тиеш иде, әмма декабрь аенда элекке премьер-министр Беназир Бһутто үтерелүе сәбәпле кичектерелде. Белгечләр фикеренчә, Бһуттоның Пакыстан халык партиясенең 342 урынлык Милли Мәҗлестә күпчелекне яулау ихтималы бар.

Тавыш бирү күп төбәкләрдә сүлпән барган, халык көч кулланудан куркып сайлауга бармаган, дип хәбәр ителә. Бүген сайлау урыннарында 80 меңнән артык хәрби тәртип саклады. Ел башыннан бирле Пакыстанда көч куллануда 450ләп кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG