Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар дөньясы белән бәйле булган уку йортлары яңалыклары


Әлеге елны да Муса Җәлилнең туган көненә карата үткәрелгән әдәби – музыкаль кичәне Җәлил исемен йөрткән иҗтимагый институт үткәрде.

Аны Оренбур дәүләт педагогия университетының доценты Илгизә Габделгафарова җитәкли. Башка еллардан аермалы бупарак, әлеге кичә урыс телле иде.“Русия кыйммәтләре системасында – патриотизм” исемле кичә, педагогия университетының талибәләре арасында үткән ярыштагы нәтиҗәгә, йомгак буларак яңгырады.

Шулай да, Җәлилгә багышланган кичәнең өлеше – ул 2нче санлы пед.көллияте талибәләре укуында шигырьләрдән һәм шәһәрнең “Тургай” халык ансамбле башкарган җырлардан торды. Елдагыча, Җәлил кичәләрендә, 2нче санлы көллиятенең һәм педагогия университетының, татар бүлекләрендә укучы алдынгы 3 талибәсенә премияләр бирелә. Аларны 15 ел рәттән үз хисабыннан профессор Рамиль Зәбиров тапшырып килә. Бу юлы беренченче дәрәҗәдәге премия – университетның 2нче курсында укучы Лилия Сәлиховага . Икенче премия – 4 курс талибәсе Рәфилә Ибәтуллинага. Өченчесе – педагогия көллияте талибәсенә бирелде.

Татар дөньясы белән бәйле булган икенче уку йорты – “Хөсәения” мәдрәсәсе лицензия алды. Гыйнвар ахырларында, Уфада үткән дини конференциядә “Ислам һәм хәзерге Русиядәге дини уку эшләренең мәшәкатьләре” исемдәге тема да каралган иде. Шунда ук, дини уку йортларында, бер төрле программа һәм күп баскычлы белем алу турындагы карарлар да кабул ителеп, ректорлар шурасы да сайланган иде. Әлеге шурага “Хөсәения” мәдрәсәсе директоры Әлфит хәзрәт Шәрипов та сайланды.

Мәдрәсәне нинди яңалыклар көтә ? - дигән сорауга , Әлфит хәзрәт болай диде: “Хәзер 5 елга яңа лицензия алдык . Программаларда төрле үзгәрешләр була: яңа фәннәр кертелә, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр үткәрү дә күздә тотыла.”
“Хөсәения” мәдрәсәсе шәкертләренә дәүләт дипломнары кайчан тапшырыла башлый ?- дигән сорауга . “Әлегә билгесез” - дигән җавап яңгырады.
XS
SM
MD
LG