Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан Косово бәйсезлеген хуплады


Кабул - Әфганстан хөкүмәте бүген Косово бәйсезлеген тануын белдерде. Тышкы эшләр министрлыгының матбугат вәкиле Солтан Әхмәд Ваһин, Әфганстан Косово халкын хуплый һәм бәйсезлеген таный, диде:

"Әфганстан ислам җөмһүрияте Косово халкының теләген яклый. Бу теләген алар 2007 елның 3 ноябрендә булган парламент сайлавында, БМО хартиясе нигезендә, демократия нигезендә, милләтләрнең үзбилгеләнү хокукына таянып белдерде. Әфганстан ислам җөмһүрияте Косово халкына алга таба да чәчәк ату һәм муллык тели." диелә белдерүдә.

Танзаниягә булган сәфәре барышында АКШ президенты Джордж Буш "Косоволар хәзер бәйсез" дип белдерде, рәсми төстә аны тану турында АКШтан белдерү булмады.

Испания тышкы эшләр министры Мигель Ангел Моратинос, Мадрид Косовоны танымыячак, дип белдерде. Шулай ук Косовоны Азәрбайҗан да танымый.

Европа дәүләтләрннән Косовоның бәйсезлеген танымауны Кыпрыс, Греция, Словакия, Болгарстан һәм Романия белдерде.

XS
SM
MD
LG