Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күрмәүчеләрнең дә “Азатлык” радиосын ишетәсе килә


Чаллы шәһәренең Сукырлар җәмгыяте рәисе Әнвәр Гәрәев: Азатлык радиосы ишетелми башлады.

Азатлык радиосының тапшырулары “Яңа гысыр”дагы FM дулкынында туктатылгач, Чаллы шәһәренең Сукырлар җәмгыяте рәисе Әнвәр Гәрәев, "Азатлык радиосы ишетелми башлады", дип безнең Казан бюросына телефон аша чыкты.
Соңгы вакытта мондый шылтыратучылар саны гаять күбәйде. Шулай ук безнең радионы тыңлаучылар (аларны инде хәзер радионы эзләүчеләр дияргә дә буладыр), тыңлауның кыенлашуы турында да белдерә. Менә шундыйларның берсе Чаллы шәһәренең Сукырлар җәмгыяте рәисе Әнвәр Гәрәев:
"Мин Чаллы шәһәрендә яшәүче инвалид булам. Сезнең радионы бик күптәннән яратып тыңлый идек. Хәзер мөмкинлегем юк. Кыска дулкынлы радио бар минем, әмма хәзер аны тыңлый алмыйм, чөнки кыска дулкыннан радионы тыңлаганда, Чаллыда помеха күп, шытыр-шытыр итеп, эфир чит тавышлар белән тула.

Компьютер алырга мөмкинчелек юк. Интернеттан тыңлау да елга 4000 сумга төшә. Былтыр безнең Сукырлар идарәсе Татарстанның элемтә министрлыгы белән сөйләшеп караган иде бу турыда, исемлекләрне төзеп җибәргән идек, әмма министрлык кире какты безнең үтенечне. Азатлыкны тыңлыйсы килә. Бүгенге көннең вакыйгаларын сез бит төрле яктан яктырта идегез. Төрле илләрдәге хәлләрне, шулай ук Татарстандагы, Русия эчендәге мәсьәләләрне дә ишетә идек. Русия каналы гына безне канәгатьләндерә алмый бу яктан. Аз гына булса да этәргеч була алса бу безнең сөйләшү, бик яхшы булыр иде. Бәлки яңадан кайтыр идегез эфирга, ә без шатланып тыңлар идек."
Азатлык тапшыруларының кыска дулкыннан начар ишетелүенә зарланып шылтыратучылар чыннан да күп. Менә тагын безне югалткан бер тыңлаучы фикере:
"Бер сәгатьлек Азатлык тапшыруларын күз карасы кебек көтеп ала идек, чөнки ул иң дөрес, иң яхшы хәбәр иде, безнең татар телендә. Менә шуны бирә алмассызмы. Мин Казанныкы. Хәзер бер нәрсә юк тыңларга. Бердәнбер яңалыклар чыганагы иде."
Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә инде нишләргә? Аларның интернеттан уку мөмкинлекләре юк. Бер сәгатьлек Азатлык тапшыруын интернеттан суыртып тыңларга да инвалид кешеләрнең мөмкинлекләре юк. Азатлык радиосын кыска дулкыннардан тыңларга гына кала.
“Азатлык” кыска дулкыннарда Казан вакыты белән кичке 7дә 31 метрлы кыска дулкынның 5895 ешлыгында һәм 41 метрның 7380 ешлыгында эфирга чыга. Шуннан соң бер сәгатьлек тапшыру кичке 11дә 31 метрның 5860 ешлыгында яңгырый. Икенче көнне шушы тапшыру ике тапкыр кабатлана. Иртән “Азатлык” тапшыруларын иртәнге 7дә 41 метрлы кыска дулкынның 7115 ешлыгында һәм 31 метрның 5940 ешлыгында тыңлап була. Иртәнге 9да безне 31 метрның 9680 ешлыгыннан ишетеп була.
Азатлык радиосының Казан бюросы Азатлыкның берничә радио тапшыруын Казандагы Сукырлар җәмгыяте китапханәсенә МPЗ дискына язылган вариантын бүләк итеп тапшырачак. Андый дискларны музыка тыңлау аппаратларында да, магнитолада да тыңлап була.
XS
SM
MD
LG