Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:40

Кремль яклы "Наши" хәрәкәтенә каршы хөкем эше


Мәскәү - Башкаланың Савельев мәхкәмәсендә Гарри Каспаровның Кремль яклы "Наши" хәрәкәтенә каршы биргән шикаяте тикшерелә башлады. Мәхкәмә утырышы 18 мартка билгеләнгән.

Каспаров, "Наши" хәрәкәте тараткан урам кәгазьләрендә үзе турында "американ ватандашы", "хыянәтче һәм карак", "Русияне олигархлар һәм тотрыксызлык идарә иткән 90нчы елларга кайтарырга теләүче" буларак язылуына каршылык белдергән.

"Наши" хәрәкәтеннән Каспаров бу сүзләрне кире кагуны һәм моның өчен 30 миллион сум акча таләп итә.

XS
SM
MD
LG