Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчылар өчен мәхәббәт нәрсә ул?


Татар эстрадасының популяр мәхәббәт җырчылары – Булат һәм Дилә Нигъмәтуллиннар
Татар эстрадасының популяр мәхәббәт җырчылары – Булат һәм Дилә Нигъмәтуллиннар

Бу атнада Татарстан башкаласы яшьләре өчен иң шау-шулы көн ул - Гашыйклар көне булды. Әлеге тапшыруда Булат һәм Дилә Нигъмәтуллиннар “Нәрсә ул мәхәббәт? Сезнең иҗатыгызда ул ничек чагылыш таба?” дигән сорауга җавап эзләде.

Аларның икесен дә мәхәббәт җырчылары дип әйтсәк, ялгыш булмас. Булат белән Диләнең 26-27 гыйнварда “Уникс” күңел ачу үзәгендә концертлары узды. Хәзер исә җырчыларның үзләре белән сөйләшүгә күчик.
Дилә Нигмәтуллина. Исәнмесез хөрмәтле “Азатлык” радиосы тыңлаучылары! Мин бик шатмын сезнең белән очрашуга!
Булат һәм Дилә Нигъмәтуллиннар
Булат Нигъмәтуллин. Дилә син сөйләп бетер инде, мин аннары сөйләрмен! (көлә)
Дилә Нигмәтуллина. Мәхәббәт нәрсә ул ? Мәхәббәт…аннан башка яшәп булмый … Ул яшәртә, иҗат иттерә, күп-күп эшләргә этәргеч булып тора. Мәхәббәт…хис-кичерешләрнең иң зурысы дияр идем.
Булат Нигъмәтуллин. Мәхәббәт бит ул төрлечә чагыла, дусларга ул бер төрле, хатын-кызны син башкача яратасың. Гомүмән, мәхәббәт булмаса бер нәрсәне дә эшлисе килми, максатларың да килеп чыкмый. Бөтен нәрсәне яратып эшләргә кирәк. Иң авыры, иң читене тормышта шул яратмаган эшең булса, яратмаган ризыкны ашыйсы килми, яратмаган хатының булса һәм шуның белән гомер буе яшәргә язса, әстәгъфирулла!.. Шуңа күрә, бар нәрсә дә яратудан яралган. Мәхәббәтсез тормыш мөмкин түгел!
Рөстәм Исхакый. Быелның гыйнвар аенда узган концертыгызга килсәк, ул ничәнче иде?
Дилә Нигмәтуллина. Абый белән икебезнең бу икенче концерт, шулай ук былтыр узган иде. Аңа кадәр Булатның аерым, минем аерым концертларыбыз булды. Безгә бергә иҗат итәргә, җырларга Ходайдан бирелгән! (икесе дә көлә)
Булат Нигъмәтуллин. Әйе, әйе! Аерым-аерым җырлап карадык инде. Ул үзеңне сынап карау өчен кирәк иде. Казанга килеп мин бу эшне беренче башладым.
Дилә Нигмәтуллина. Мин ул вакытта студент идем әле…
Булат Нигъмәтуллин. 2001 елда Казанга килдем. 2002 елда беренче концерт булды.
Дилә Нигмәтуллина. 3-4 ел элек беренче концертымны мин тәүге альбомнан соң Камал театрында оештырдым. У-у-у, авыр инде ул андый зур чаралар ясау. Хәзер бит көндәшлектә бик зур.
Рөстәм Исхакый. Татар эстрадасында 500 гә якын җырчы бар…
Дилә Нигмәтуллина. Әйе!..
Булат Нигъмәтуллин
Булат Нигъмәтуллин.
Шулай ук мыни?! Әстәгъфирулла! Белмәгән идем…(көлә)
Дилә Нигмәтуллина. Менә шул 500гә якын җырчы арасыннан аерылырга кирәк бит. Аптырап утырасың инде ничек халыкка ошарга, ничек аптыратырга дип (көлә)
Рөстәм Исхакый. Тамашачы хозурына ничә альбом чыгардыгыз?
Дилә Нигмәтуллина. Минем бүгенге көндә 3 альбом. Берсе ремикслар тупланмасы, яшьләр өчен махсус чыгарылган иде, ансын урта буын кешеләре дә тыңлый дип ишеттем әле.
Булат Нигъмәтуллин. 3 альбом чыгардым. 4-нчесе әзер, быел февраль-мартларга оештырырбыз дип уйлыйм.
Рөстәм Исхакый. Ничек сез ике йолдыз, абыйлы-сеңелле иҗат итә аласыз.Туганнар белән сәүдә итеп булмый бит, чит кешеләр белән акча бүлү җиңелрәк диләр, бер-берегез арасында каршылык булмыймы?
Булат Нигъмәтуллин. Монда без инде бер-беребезгә юл куеп эшлибез. Ул сеңелкәш урынында, мин өлкәнрәк буларак абый урынында, икебез дә үз урынын белә.
Дилә Нигмәтуллина. Кечкенә чактан безне шулай тәрбияләделәр. Абый – абый булырга тиеш. Менә шул кадәр канга сеңгән.
Рөстәм Исхакый. Сәхнәдә, эстрада да сез үзегезгә нинди образ алдыгыз?
Булат Нигъмәтуллин. Үземне чын ир-ат итеп хис итәм!..
Дилә Нигмәтуллина. Абый минем сәхнәдә шундый, теге сикереп, сәхнә буйлап йөгереп йөрүче җырчы түгел. Ул салмак кына… Классик та дип әйтеп булмый, заманча җырларны да башкара. Сәхнәдә ул таза, чибәр ир-егет.
Булат Нигъмәтуллин. Дилә, рәхмәт! Син мактамасаң мактаучы да булмас (көлә)

Дилә Нигъмәтуллин
Дилә Нигмәтуллина.
(көлә) Мин сине читтән күзәтүче буларак әйтәм бит инде. Үземә килгәндә, образым заманча юнәлешкә тартым…
Булат Нигъмәтуллин. Шул ук вакытта Диләдә классик чалымнар да күренеп китә. Менә без шул ике юнәлешне берләштереп башкаручы җырчылар инде. Шуңа күрә дә безнең концертларда 14-15 яшьтән алып 70 яшькә кадерлеләр дә бар.
Дилә Нигмәтуллина. Миндә яшьләр күбрәк. Хат язучылар, автограф алучылар да шулар. Кайвакыт балалары-оныклары өчен имза алырга өлкәннәр килә.
Булат Нигъмәтуллин. Безнең аудитория үзгәреп торган кебек җырларның эчтәлекләре дә үзгәрә. Яшьрәк булганда күбрәк мәхәббәт, кызлар-егетләр, тегесе-монсы... Хәзер исә Дилә хатын-кыз, мин ир-ат бәхете турында җырлар башкарабыз. Шулай ук, дәү әти, әни, туган як турындагы җырлар языла тора. Безнең Дилә белән икебезнең яңа җырыбыз бар -“Безнең гомер” исемле, дуэт. Гомүмән аңа безнең гомернең бөтен мәгънәсе салынган. Бу минем иң яраткан җырларның берсе, шулай ук Диләнеке дә.
Дилә Нигмәтуллина. Әйе! Киләчәктә “Безнең гомер” җырына клип төшерү дә күздә тотыла.
Булат Нигъмәтуллин. Бик зур рәхмәт Диләнең хәзерге тормыш иптәше Марат Мухинга, көйләрне ул яза.
Дилә Нигмәтуллина. Һәм әлбәттә, “Безнең гомер”нең сүзләре авторы Рәмис Әймәткә рәхмәт әйтеп үтәсе килә.

Рөстәм Исхакый.
Авторлар турында сүз китте, тагын кемнәр белән иҗади элемтәдә торасыз ?

Дилә Нигмәтуллина.
Соңгы вакытта Ләйлә Дәүләтова белән. “Абый белән сеңел”, “Хатын-кыз бәхете” - алар хитлар булдылар. Булатка “Ир-ат бәхете” дигән җыр язды. Минем башка бик күп җырлар Ләйлә Дәүләтова сүзләренә ; “Табалмассың яхшыракны”, “Сагынам сөюемне”, “Мәхәббәт гөле”, “Килен белән кайнана”
Рөстәм Исхакый. “Бәллүр савыт”, “Ком сәгате”, “Яшәр идем”?
Дилә Нигмәтуллина. Гөлсәрвәр, Алмаз Хәмзин, Робер Миңнуллин сүзләре. Шуны да әйтеп үтәсем килә, быелгы “Иң зур бәхет” дигән концерт безнең гаилә елына багышланды һәм җырларның да тематикасы шуңа кагылышлы иде.
Булат Нигъмәтуллин. “Булмас димә” дигән җыр бар безнең Дилә белән. Ул әти-әниләргә хөрмәт йөзеннән язылды. Алар безнең иҗатка юл куйдылар, хәер-фатихада булдылар.
Рөстәм Исхакый. Сезнең күп җырлар халыкка ошады, хит булдылар…Хит ясауның берәр сценариесы бармы аның?
Дилә Нигмәтуллина. Аны беркайчан да планлаштырып булмый.
Булат Нигъмәтуллин. Хит – скольский тип (көлә)
Дилә Нигмәтуллина. Хәтта композитор да язганда 100 поцентка хит булыр бу дип ышанып бетә алмыйдыр. Җырны бит халык бәяли…
Булат Нигъмәтуллин. Җыр язганнан соң билгеле инде, сүзе дә, көе дә яхшы булса, җырчылары да шәпский булсалар ул җыр хит булырга мөмкин.
Рөстәм Исхакый. Без әңгәмәне “Мәхәббәт нәрсә ул?”- дигән сорау белән башлаган идек һәм шуның белән тәмамларбыз да. Йомгаклап ниләр әйтерсез мәхәббәт, ярату турында?
Дилә Нигмәтуллина. Мәхәббәт бар ул, эзләргә кирәк! Мәхәббәттән яралган гаиләләр, мәхәббәттән туган балалар гына бәхетле була.
Булат Нигъмәтуллин. Еллар үткән саен ул хисле генә булып калмый, ә ныклы, төпле мәхәббәткә әйләнә. Шунда ук ихтирам, хөрмәт тә бергә кушыла.
Дилә Нигмәтуллина. Гашыйк булып була ул, ә менә булган мәхәббәтне саклап калу ул авыр эш. Иң зур бәхет безнеңчә - ул гаилә бәхете! Ә гаилә – ул мәхәббәтсез яши алмый.
Булат Нигъмәтуллин. Бер-берегезне яратып яшәгез!
XS
SM
MD
LG