Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово бәйсез. Нәүбәттә кем?


Кайчандыр бер дәүләт иделәр
Кайчандыр бер дәүләт иделәр

Косово бәйсезлек игълан итүгә, башка сепаратист төбәкләр дә шундук "ә без нәрсә белән ким?" дигән сорау куйды. Абхазия, Көньяк Осетия, Днестр буе кебек төбәкләргә Косово үрнәк була аламы?


Косовоның бәйсезлек турындагы декларациясе язылган кәгазьдә кара әле кибеп өлгермәде, элекке совет җирендәге сепаратист төбәкләр җитәкчеләре шундук микрофон алдына чыгып басты.


"Безнең бәйсезлек өчен нигезләр тагы да күбрәк"

Грузиядән аерылырга теләгән Көньяк Осетия һәм Абхазия җитәкчеләре Мәскәүгә килеп матбугат очрашуы үткәрде. Көньяк Осетия башлыгы Эдуард Кокойты Берләшкән Милләтләргә һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенә мөрәҗәгать әзерләвен белдерде.

"Косово юлын без 17 ел элек үттек. Көньяк Осетия һәм Абхазиянең бәйсез булу өчен сәяси, хокукый, тарихи нигезләре тагы да күбрәк", - диде Көньяк Осетия җитәкчесе.

Көнбатыш сәясәтчеләре моның ише чагыштыруларга, Косово ул уникаль очрак, дигән җавап кайтара. Абхазия җитәкчесе Сергей Багапш, монда бер нинди уникальлек тә юк, ди.

Абхазия һәм Көньяк Осетия җитәкчеләре Сергей Багапш (с) һәм Эдуард Кокойты, Мәскәү 18.02.2008
"Косовоның уникальлегенә килгәндә, монда бер уникальлек тә юк. - ди Абхазия җитәкчесе. - Аңа китсә, һәр низаг, һәр кайнар нокта, бәйсезлеккә омтылган һәр төбәк үзенчә уникаль. Аларның барысына да бер төрле карарага кирәк. Кемдер бу эш Косовода туктала дип уйласа, нык ялгыша".

Молдовадагы Днестр буе республикасы дашундый ук дәгъва белдерер дип көтелә.


"Алар бәйсез булырга түгел, Русиягә кушылырга тели"

Чечен сепаратислары Косовоның бәйсезлегенә хуплау белдерде. "Косово халкының бәйсез булу хокукында шигебез юк, серблар үзләре гаепле, бу аларның кырыс сәясәте нәтиҗәсе, - диде сөргендәге Ичкерия хөкүмәтенең тышкы эшләр министры Усман Ферзаули телефон аша Копенһагеннан. Ә менә Косовоны Абхазия һәм Көньяк Осетия белән чагыштыруга килгәндә, аның зур шиге бар.

"Бер яктан караганда, бәйсезлеккә омтылган чеченнар аны башка халыкларга да теләргә тиеш кебек, - диде Ферзаули. - Ләкин Абхазия һәм Көньяк Осетиягә килгәндә, аерма бар. Алар бит бәйсезлек теләми, ә Грузиядән аерылып Русиягә кушылырга тели. Андагы халыкның 80-90%-тында Русия паспорты. Ягъни, бу Грузия җирен алып Русиягә кушу дигән сүз. Әлбәттә, без моңа каршы".


"Косово Грузия төбәкләренә үрнәк түгел"

Грузия рәсмиләре дә Косовоны башкаларга үрнәк итеп китерүне кире кага. Моңа өстәп, Тифлис Косовоны танырга да җыйнмый.

"Грузия Косовоны танырга җыенмый, - диде Грузиянең дәүләт министры Тимур Якобашвили телефон аша Женевадан. - Һәм дә Косовоны Грузиядәге низаглар белән чагыштыруны туктарыга кирәк. Андый параллель юк. Косово сүзен күпме тизрәк онытсак, шул кадәре яхшырак, безгә гә, абхазларга да, урысларга да".

Шулай да, Косово башка сепаратист төбәкләр өчен үрнәк була аламы?


"Башка сепаратист төбәкләр Косоводан сабак ала ала"

Сабине Фрайцер
"Минемчә, элекке Югославияне дөньяның башка төбәкләре белән чагыштыруы авыр, - ди Сабине Фрайцер, Бруссельдәге халыкара кризис төркеме вәкиле. - Бу илнең таралуы да үзенчә уникаль. Аның конституциясе дә үзенчәлекле иде. Һәм иң мөхиме, Милошевич чоры, этник тазартулар, кеше хоккуларын бозулар, качаклар – болар элекке Югославиядә бик үзенчәлекле иде".

Шул ук вакытта, Сабине ханым фикеренчә, башка сепаратист төбәкләр Косово албаннарыннан сабак ала ала. Халыкара җәмәгатьчелек ышансын өчен, үзеңне җаваплы итеп күрсәтә алырга кирәк, кискен адымнар ясамаска, демократик институтлар төзи башларга, һәм иң мөхиме, төбәктәге этник азчылыклар хокукларын якларга. Косоварлар күпмедер дәрәҗәдә моңа иреште, ди ул.

Русиягә килгәндә, Сабине Фрайцер Кремльгә Косовоны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү белән артык мавыкмаска киңәш итә. Абхазия, Көньяк Осетия, Днестр буе гына түгел, ә шул ук Таулы Карабах һәм Чечняны искә алганда, бу Мәскәү өчен бик шикле юл булачак, ди ул.


XS
SM
MD
LG