Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:07

Конгресска каршы күсәк


Башкортстан татарлары конгрессына рәсми ябылу яный.

Эш шунда, федераль теркәү хезмәтенең республика идарәлеге оешманың низамнамәсен үзгәртүне таләп итте. Теркәү хезмәте оешма җәмәгатьчелек берләшмәсе дип аталмаска, ә төбәк җәмәгатьчелек берлеге булырга тиеш дип белдерде. Теркәү хезмәте тиз арада корылтай үткәреп низамнамәне тәртипкә китерергә кушты.

Әгәр шулай ителмәсә, оешманың теркәлүе юкка чыгарылачак. Шунысы сәер, теркәү хезмәте әлеге низамнамәне бер каршылыксыз 2002нче елда теркәгән иде. Ул вакытта оешманың рәисе Эдуард Хәмитов иде, оешма хакимият кесәсәендә булды. Инде кесәдән чыгып, оешманы хакимияткә ошамаган кешеләр җитәкләгәч, теркәү идарәсе төрле сәбәпләр табып оешманы ябу эшләрен башлады.

Башкарма комитет җитәкчеләре фикеренчә, теркәү хезмәте теләсә нинди юк сәбәп табып оешманың теркәлүен гамәлдән чыгарачак, азак хакимият кул астында яңа корылтай үтеп үз кешеләре сайланачак. Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты бу шартларда нинди адымнар ясарга җыена — әлегә билгеле түгел.

XS
SM
MD
LG