Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урал Рәхимов Борис Березовскийның да борынына чирткән


Мәскәүдә чыгучы “Финанс” журналында Русиядәге иң бай 500 кешенең исемлеге басылган.

Аңа республика Президентының улы Урал Рәхимов та кергән. Русия миллиардерлары исемлегендә ул 4,25 миллиард доллар байлык белән 43нче урында. Русия мәхкәмәләреннән Бөек Британиядә качып ятучы Борис Березовский 1,3 миллиард доллар белән 80нче урында. Шулай итеп, Урал Рәхимов байлык мәсъәләсендә Борис Березовскийның борынына чирткән, чөнки ул аннан өч тапкырга баерак.
XS
SM
MD
LG