Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:50

Иң саллы хатын-кыз язучы башкорт милләтеннән


Башкортстанның Халык язучысы Зәйнәп Биишеваның тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә.

Узган шимбә язучының якташлары — күгәрченлеләр якташлар җыены уздырды. Ул иң саллы бина — Конгресс-холлда узды. Чарада чыгышы белән Күгәрчен районыннан булган республика Президенты Мортаза Рәхимов та катнашты.
Зәйнәп Биишева төрки дөнья әдәбиятында хатын-кыз язучылар арасында иң саллысы. Шулай дип башкорт зыялылары саный. Алар фикеренчә, трилогия, ягъни дәвамлы өч роман язган башка хатын-кыз язучы юк.

XS
SM
MD
LG