Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар өлкәсенең Тупли авылының урта мәктәбендә Коръән ашы уздырдылар


Тупли авылының урта мәктәбендә узган Коръән ашы мәҗлесе
Тупли авылының урта мәктәбендә узган Коръән ашы мәҗлесе

Һәр елны февраль аенда мәктәпләрдә очрашу кичәләре уздырыла.

Самар өлкәсенең Тупли авылы мәктәбен чирек гасыр элек тәмамлаучылар истә калырлык тантана уздырдылар.
25 ел элек урта мәктәпне тәмамлаучыларның инде я әтиләре, яяя я әниләре мәңгелеккә күчкәннәр. Көндезен мәктәп бинасында 35-40 яшьлек ир-хатыннар исән калган әти-әниләрен, вафат булган укытучыларын искә алу ниятеннән, авыл муллаларын, укытучыларын җыеп, Коръән ашы уздырдылар. Әрвахларны искә төшерделәр. Өч мәчетле Тупли авылында халык дини, ләкин дә бу тәкъдим дин әһелләре тарафыннан түгел, ә авыл мәктәбен тәмамлап, бүгенге көндә Самарда эшкуарлыкта уңышка ирешкән ирләр тарафыннан чыкты. Нәкъ менә шул турыда 25 ел элек мәктәпне тәмамлаган, бүгенге көндә эшкуар Туктаргали углы Рәфкать Хуҗин сөйли:

- Әйе, мәктәпне тәмамлауга 25 ел үтте, ләкин дә алдагы елларда да без очрашып тора идек, тик менә җыр, бию, күңел ачу чаралары белән уза торган иде. Күрәсең, олыгая барган саен, күңел нечкәрә бара торгандыр.Исән калганнар вафат булган әти-әниләребезне, укытучыларыбызны Коръән укып искә алдык. Дөрес, алдан барлык сыйныфташларым белән сөйләшеп чыктым, аннары авылга кайтып, мәктәп директоры, авыл җитәкчесе белән киңәштем. Барчасы да хупладылар.

Самарның “Яктылык” мәктәбендә укыган балаларның 30%-ң ата-аналары Туплидан чыккан. Шуңа да бу мәктәпнең үзешчәннәрен дә алып кайттык. “Яктылык” балалары куйган музыкаль программаны карап туя алмыйсың.

Тупли авылының урта мәктәбендә узган Коръән ашы мәҗлесе
Әйе, кунак чакыруы җиңел, ә бит әле ул халыкка табын әзерләргә кирәк. Бу юнәлештә өстәлләрне ризыклар белән бизәүне авылдашыбыз Люция апа Насырова булышты:

- Әниләребезгә мең-мең рәхмәтебез. Алар төрле-төрле ризыклар, гөбәдияләр, чәк-чәкләр пешереп алып килделәр. Гомумән бу тантана авылның күркәм һәм шатлыклы мәшәкатенә әйләнде.
- Табынны бизәп була. Ә ул затлы ризыкларны нинди акчага алдыгыз?
- Акчаны барлык классташлар да бирде, ләкин дә иң күп өлеш керткән кеше-ул Йосыф Гыйлметдинов.

Әйе, Тупли авылының мәктәбендә очрашучылар әрвахларның рухына Коръән дә укыттылар, мәктәп сәхнәсендә җыр-моңга да сихриләнеп утырдылар, серләштеләр. Балачак, яшьлек хисләрен яңарттылар.
Кем белә, бәлки бу яңалык өлкәнең башка мәктәпләренә генә таралып калмас, ә әле татар дөньясының тагын бер мактаулы рухи яңалыгы гадәти хәлгә әйләнер. Буыннар чылбыры өзелмәсен иде. “Үлгәннәрнең каберен бел” әйтмәсе тулылана. Туплида бу әйтемне: “Үлгәннәрнең каберен дә бел, рухларына даими Коръән дә укытып тор”,- диләр.
XS
SM
MD
LG