Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа штрафлар тәртипкәме, ришвәткәме?


яңа штрафлар уңаеннан түгәрәк өстәл сөйләшүе
яңа штрафлар уңаеннан түгәрәк өстәл сөйләшүе
Гадел Галәметдин. Җәмгыяттә иң популяр кешеләр кем дисәгез, берәүләр президент, артистлар ди, икенчеләр хәзер киноларда күрсәтелгән мафия кешеләре, банкирлар һәм башкалар ди. Җәмгыятьнең сәяси, иҗтимагый тормышында иң популяр, кешенең аңына очраша торган, дәүләт турында фикер йөрткәндә искә төшә торган бер катлам кеше бар. Ул да булса ЮХИДИ, элеккечә әйткәндә ГАИ инспекторы. Бу идарә турында төрле сүзләр йөри. Кемнәрдер аларны юлда йөреп, кешеләрне рәнҗетә, акча җыя дип әйтәләр, үпкәлиләр, ләкин, барыбер, барысы да дуслашырга тырыша. Кәпәчен култык астына кыстырып, идарәгә штрафлар түләргә бара. Килеп чыга, ЮХИДИ хезмәткәрләре – хәзерге заманның символы һәм дәүләт вәкиле. Ул тәртипсез булса да, йоклап йөрсә дә, куак төпләрендә аппаратын төзәп ятса да, ул дәүләт вәкиле дигән тәэсир кала. Шуңа күрә бу һөнәр ияләре белән якыннанрак таныштырырга кирәк. Ә бит Русияда хәләкәтләрдә бер ел эчендә утыз мең кеше вафат була. Заманында Әфганстан сугышында унбиш мең кеше вафат булган. Күрәбез, ике мәртәбә күбрәк. Аннан да күбрәге имгәнгән. Татарстанда алты йөз кеше. Бу балаларны кемдер тудырган, үстергән, аякка бастырган, ашаткан һәм болар кырылган. Хәзерге социаль мәсьәләләрнең күбесе машина, юл тирәсенә бәйле. Дәүләт соңгы вакытта яңа кануннар чыгарып, яңа кагыйдәләр кертте, аларны катырак итте, ә проблемалар калды. Бу шартларда ничек яшәргә? Ничек уртак тел табырга һәм ничек соң ул юлдагы хәрәкәт дигән темага бүген без “түгәрәк өстәл” сөйләшүен алып барабыз. Бу сөйләшүдә Казан шәһәре Мәскәү районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе хезмәткәре Рәшит Хәмидуллин, аның кырыенда гына машина йөртү таныклыгын 1971 елда алган тәҗрибәле машина йөртүче журналист Римзил Вәли утыра. Бу әңгәмәне яшь машина йөртүче, журналист Гадел Галәметдин алып бара.
Рәшит әфәнде, “Азатлык”ның Казан бүлегендә беренче тапкыр сезнең һөнәр иясе – ЮХИДИ вәкиле белән сөйләшеп утырабыз. Шуңа күрә сезнең алдыгызда кыска дулкыннарда, Интернет аша бөтен дөньяда татарлар тыңлап утырган вакытта сез аларга нәрсә әйтер идегез: бүгенге көндә юллардагы хәлләр фаҗигалеме, түгелме?
Рәшит Хәмидуллин. Әйе, бүгенге көндә безнең юл хәрәкәтләре артканнан -артып тора. Чагыштырып карасак, 2006 елда Татарстанда 665 кеше үлгән булса, 2007 елда ул 709 кешегә күтәрелде. Үлүчеләрнең саны гына түгел, юл хәрәкәтләренең артуы да шактый. Безнең күптәннән бирле штрафларның артуы булмады. Сез дөрес әйттегез, 2007 елда ГАИ булганнан бирле штрафларның күптәннән артканы булмады, СССР вакытыннан штрафлар ничек калган, шулай килде.
Римзил Вәли. Бу бәлә-казалар арту сәбәпле тиз генә Дәүләт Думасы шундый чара күргән, шартларны катырыга тырышкан.
Рәшит Хәмидуллин. Аңа да түгел. Шушы елларда кешеләрнең тормышлары үзгәрде, машиналар артты, эш хаклары артты, бәяләр артты. СССР вакытында куелган илле сум штраф, мәсәлән, тизлекне ун километрдан егермегә кадәр арттырганга, шушыңа кадәр илле сум барган. Ә илле сумны хәзер хәер- фатиха сорап торучы әбиләргә салып китәләр. Кешенең эш хакы илле сум түгел, ул тизлекне арттырып, илле сум штраф түләп, йөз сумлы әйбер эшли.
Римзил Вәли. Татарстанда быел 79 мең яңа машина теркәгәннәр. Хәзер өч йөз мең машина бар, диләр. Артып тора.
Рәшит Хәмидуллин. Әйе, дөрес. Машина ел саен артып бара. Артуның беренче сәбәбе – кредит. Кешеләр элек машина алырга чиратта торсалар, акчалары җитми иде. Ә хәзер әҗәткә бирәләр. Кеше нинди машина тели, шундыйны ала.
Гадел Галәметдин. Без инде штрафларга бәйле күп тапшыру эшләдек. Яңа елдан алар катгыйланды. Бу язмаларда мин өртүчеләрдән сорадым: яңа штрафлар кертелгәч юлларда тәртип урнашыр микән дип. Күбесе юк диделәр. ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләре дә үзгәрешләргә ышанмады. Сез ничек уйлыйсыз, яңа штрафлар юлларда тәртипне урнаштырырмы?
Казан шәһәренең Мәскәү районы ЮХИДИ хезмәткәре Рәшит Хәмидуллин
Рәшит Хәмидуллин. 2007 елда 11 августында штрафларның беренче этапы кертелде. Илле сумлык штрафлар бөтенесе йөз сумлы булдылар. Кызыл светофорга чыккан өчен дә, ун километрдан егерме километрга арттырган тизлек, каеш кимәгән өчен элек штраф илле сум булса, хәзер йөз сум булды. Миңа калса яңа үзгәрешләр юлларда тәртип урнаштыруга этәрәчәк.
Римзил Вәли. Чит ил кешесе машинага утыра да, каешын эләктереп тә куя. Ә без эләктермибез, куркаклар эше бит каешлар дип уйлыйбыз.
Гадел Галәметдин. Мин яңа елга кадәр каеш турында уйламый да идем, бармы ул, юкмы. Сез әйтәсез, бер кем дә эләктерми, ә мин дусларга утырам, барысы да автомат рәвешендә эләктерә. Илле сум, йөз сум – хәзер андый штрафлар юк та, барысы да биш йөз сумнан башлана ди алар. Шуңа күрә безнең артык акчабыз юк ди алар.
Римзил Вәли. Ә бит күпме кеше каеш аркасында һәлак булган. Без әтәчләнеп, күп кенә кешеләрнең башларын җимердек. Каеш автоинспекциянең кассасын баетыр өчен кирәк түгел.
Рәшит Хәмидуллин. Менә уйлап карагыз, каеш эләктермәгән артта утырган бала. Ике машина капма-каршы бәрелешәләр. Алда утырган әти-әнисе исән кала, ә кыз-бала каешны эләктермәгән аркасында башы белән пыялага бәрелеп, эчке органнары җәрәхәтләнеп һәләк була. Каешларны арттагы утыручылар да кияргә тиеш.
Римзил Вәли. Димәк, кагыйдәләрне бозу гомерне өзә, иң кадерле кешеләр югалып тора. Димәк, монда ЮХИДИ өчен түгел, ә үзең өчен, тәртип өчен үтәргә кирәк тә бит, ләкин безнең гадәт юк.
Гадел Галәметдин. Халыкны, бигрәк тә яшь гаиләләрне беләсезме нәрсә борчый? Юер ара балалар өчен утыргычлар керттеләр. Бүген кемнән генә сорама, кемнең ике, өч баласы, алар бу әйбергә бик тә каршы: нигә мин өч балама өч утыргыч алырга тиеш, артка ике кеше генә сыя? Бик күп тискәре фикер яңгырый.
Рәшит Хәмидуллин. Күптән түгел Югары Ослан районында бер хәл булды. Әтисе калган өйдә, ике баласы әнисе белән чангы шуу үзәгенә киткәннәр. Хатын-кыз тизлекне арттыра, каршы якка чыгып, “Камаз” машинасы белән капма-каршы бәрелешәләр, әнисе дә, ике баласы да һәләк була.
Римзил Вәли. Хәзер халык тыңлыймы? Аңлыймы? Аның башына керә башладымы?
Рәшит Хәмидуллин. Без атнага икешәр тапкыр рейдларга чыгабыз. Каешлар эләктергән кешеләр шәһәрләрдә җитмеш проценттан артты.
Римзил Вәли. Ә кем эләктерми?
Гадел Галәметдин. Кем эләктерми дигәннән, Минтимер Шәймиевнең юлламасында да ишеткәнсездер, ул ЮХИДИ инспекторлары белән очрашканда да әйтте, аны иң борчыган мәсьәлә - зур-зур түрәләрне, юл кагыйдәләрен бозып йөрүчеләрне, аларны да туктатсагыз, гади кешеләрдән кебек штраф алыгыз, диде.
Рәшит Хәмидуллин. Кайбер кешеләр кузгалып киткәндә каешны эләктерергә оныталар. Без үзебез формада, дәүләт машиналарында каешларны эләктереп йөрибез.
Римзил Вәли. Ә эләктермәсәң, нәрсә була? Автоинспектор каеш кимәгән, йөз илле белән китеп бара, кем тотсын инде сезне?
Рәшит Хәмидуллин. Рифкат Нургалеевич безгә каеш буенча әйтте: берегезне дә җәзаламыйбыз, каешны эләктерәсез, эләктермәсәгез, үзегезгә протокол язасыз.
Римзил Вәли. Каеш эләктерелгән, ләкин тизлекне арттыру, тамгаларны бозу. Менә бит 2нче гыйнварьдә Алабугада ике машина бәрелеп, тугыз кеше һәләк булган.
Гадел Галәметдин. ЮХИДИ хезмәткәрләренең җыелышында да күп әйтелде, бер машинага күп кеше утыра. Ул мәсьәлә бармы, юкмы, Рәшит әфәнде?
Рәшит Хәмидуллин. Бер машинага биш кеше утырырга тиеш, өлкән кешеме ул, бала кешеме. Машина эчендә, аларның яшьләренә карамый, биш кешедән артык булырга тиеш түгел.
Гадел Галәметдин. Әйтәләр бит: чаллы юлы-үлем юлы, анда инде план буенча ике якка бара торган юл булырга тиеш, алай булса авариялар әзрәк булыр иде, кешеләр әзрәк үлер иде. Сез ничек уйлысыз, безнең юлларда түгелме сәбәп?
Рәшит Хәмидуллин. Россияда бу күптәннән килгән глобаль мәсьәлә дип әйтергә мөмкин, юллар мәсьәләсе буенча, минем әйтәсем килә 2007 елда юлларга бик күп игътибар бирелде, юлларны төзәттеләр, үзгәрттеләр.
Гадел Галәметдин. Шул ук яңа ел бәйрәмнәре вакытында бик күп сюжетлар да ясадык, анда яңа штрафлар тәртипкәме, ришваткәме дип сораганда төрле фикерләр яңгырады. Күбесе әйтте, ЮХИДИ хезмәткәрләре яңа штрафларны кертеп үзләренең кәсәләрен баета, кемдер зур коттеджлар төзи башлый. Безнең эстрадада ачы телле җырчылар ЮХИДИ хезмәткәрләре акча ала дип җырлар да чыгаралар. Моны һәркем белә. Яңа елдан яңа кануннар кертелде, сез ничек уйлыйсыз, ЮХИДИ хезмәткәрләре андый эш белән шөгыльләнәме?
Рәшит Хәмидуллин. Әгәр дә безнең республика буенча отчетны алып карасак, хәзерге көндә безнең юл хәрәкәтләре әзрәк һәм төзелгән материаллар ике тапкыр күбрәк. Шулай булгач, инспекторлар хәзер кубрәк материал төзиләр, бу әзәйде дигән сүз. Ришвәт биргән кеше үзе иң гаепле кеше дип әйтәсем килә, бирмәсеннәр.
Гадел Галәметдин. Бу темага кагылсак инде, җыелышларда бер генә әйтелмәде, халыкта шундый фикер йөри ЮХИДИ хезмәткәрләре турында, әммә ул фикер дөрес түгел. Әйтәләр бит, бөтен көтүне бер начар сыер боза, дип. Бардыр инде ЮХИДИ хезмәткәрләре арасында да, кешенең дә төрлесе була бит. Начары була, яхшысы була. Менә сез яхшы кеше, башкасы начар, сезгә җитә икән акча, башкага җитми. Безнең хезмәттә дә төрлесе бардыр, кискен генә әйтә алмыйм. Сез дә минем белән килешәсездер.
Рәшит Хәмидуллин. Кешеләрнең инспекторларга акча “төртүләрен” без болайрак аңлыйбыз: бу кеше бик ялкау, вакытын әрәм итеп, штрафларын түләп йөрисе килми, яки ул кагыйдаләрне бозучы дибез инде. Мәсәлән, без аны тиз йөргәне өчен туктатканбыз икән, ә аның тонировкасы да булса, аптечкасы да булмаса, аңа өстәмә тагын бер-ике протокол язабыз.
Гадел Галәметдин. Шуннан ЮХИДИ хезмәткәрләре начар булып чыга инде.
Рәшит Хәмидуллин. Алар аны мәңгегә исләрендә калдыралар, безгә хөрмәт арта, икенче алар бездән куркып торалар.”Болар бит безне тагын да ныграк җәзалыйлар” -дип исләрендә калдыралар.
Римзил Вәли. Менә Илсөя Бәдретдинованың җырында шундый сүзләр бар: “Эх, ЮХИДИ инспекторы, син бит юл ректоры, колхозда акча да бирмиләр, синең дә балаларың бар, минем дә балаларым бар, җибәр инде, абзый”. Үпкәләмисезме шундый җырга халык арасында, актуальмы ул сүзләр бүгенге көндә?

Рәшит Хәмидуллин. Бу җырны язучыларга да, җырлаучыларга да , тыңлаучыларга шуны әйтәсем килә. Була шундый очраклар, кешенең була бик ашыккан чагы, шифаханәгәме, поездгамы. Ул машинасыннан чыга да, ачуланмагыз инде, менә шундый нәрсә килеп чыкты, рөхсәт итегез инде, дип сорый башлый. Безнең инспекторларыбыз бер дә явыз түгелләр, кешелекле сыйфатлары бик күп. Шул вакытта, хәттә, елмаеп, кулларын кысып, барыгыз инде, исән йөрегез дип озатып калалар.

Гадел Галәметдин
. Рәшит әфәнде, хәзер кешеләр иртә белән дә юлга чыгарга куркалар, эштән кайтканда кич белән дә. Әйтәбез бит инде, йөртү мәдәнияте юк юлларда, машиналар күп, юллар тар, дибез .Сизгәнсездер, мин бөкеләр темасына якынаям. Ничек чыгарга? Бөтен Казан буенча булмаса да, менә Мәскәү районында ничек? Шулай ук юллар тар бит инде. Ничек көрәшәсез, нәрсәләр эшләнә? Ничек бара эшләр?

Римзил Вәли.
Кем гаепле? ГИБДДмы? Юл төзүчеләрме? Машина йөртүчеләрме? Мәскәү районында бу хәлдән чыгарга ничек ярдәм итәсез?

Рәшит Хәмидуллин
. Бөкеләр хәленә килгәндә, ул инде күбрәк иртә белән була, төшке аш выкытында, юлда күп йөрүчеләр яхшы беләләр инде, аның вакыты бар. Мәскәү районында, мәсәлән, иртән сигездән тугызга кадәр Ибраһимов урамыннан үзәккә кадәр күзәтелә. Ямашев, Восстания урамында, шулай ук Декабристлар урамында күзәтелә. Безнең шәһәребез бик борыңгы, шуңа күрә күп җирләрдә юлларыбызны киңәйтергә мөмкинчелегебез юк. Форсаттан файдаланып, шуны әйтер идем, юлда йөрүчеләр дә, машина йөртүчеләр дә бер – берсенә игьтибарлырак булсыннар иде. Иртән өйдән чыгып киткәч, кич тә исән –имин әйләнеп кайтырлык булсын иде. Бер-беребезне югалтмыйча, күз яшьләрен түкмичә яшик. Безнең инспекторларыбыз төрле ДТПларга чыгып, кешеләрнең күз яшьләрен күреп, өйгә кайткач та барысы да күз алдында тора. Болар бересе дә сезнең тормышыгызда булмасын иде.

Гадел Галәметдин.
Юллар турында сөйләгәндә, бу 20 минутлык тапшыруга сыеп бетәрлек тема түгел билгеле. Электән үк Русияда иң төп проблема ул җүләрлек һәм юллар дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр.Шуңа күрә юллар турында көннәр буе сөйләшеп утырырга була. Иң мөһиме, нәтиҗәсе күренсен иде. Юлда йөрү кагыйдәләренең катгыйлануын кемнәрдер тәртипкә, икенчеләр ришвәткә дияргә мөмкин. Безнең сөйләшүдән күренгәнчә, юлда йөрү мәдәнияте машина йөртүче һәм җәяүлеләрнең үзләреннән тора.
XS
SM
MD
LG