Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косовоның төньяк чигенә НАТО көчләре китерелде


Приштина - Косовоның Сербия белән чик буена НАТО җитәкчелегендәге КФОР - Косовода иминлек саклау көчләре урнаштырылды. Бүген иртән анда Косовоның бәйсезлек игълан итүенә протест йөзеннән чик буе ноктасына ут төртелгән иде. Хәрби көчләрнең матбугат вәкиле полковник Бетранд Бонно, гаскәрләр биредә иминлек саклыячак, диде.

Шулай ук Косовоның төньягында бүген БМО бинасы янында шартлауда берничә машинага зыян килде. Элек албаннар яшәгән, хәзер буш калган йортларга берничә граната атылганы хәбәр ителә.

Ул арада Сербия Косовоның бәйсезлеген таныган илләрдән үз илчеләрен чакыртып алды. Сербия тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Вашингтон, Лондон, Париж һәм Анкарадан серб илчеләре кире кайтачак. БМО Иминлек Шурасы утырышында Сербия президенты Борис Тадич Косовоның бәйсезлек игълан итүе халыкара кануннарны бозу булып тора, диде.
XS
SM
MD
LG