Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:12

Эстрада концертларында җырчыларның алдан язылган фонограммаларга ияреп җырлавы сер түгел.

Мәскәү мэры Юрий Лужков үз карары белән шәһәрдә үтүче концертларда фонограмма куллануны тыйган иде. Декабрь аенда “Татар җыры–2007” фестиваленең гала-концертына республика президенты, хөкүмәт һәм Дәүләт Шурасы башлыклары килгәннән соң, әлеге актуаль темага игътибар артканмы? Бу сорауга җавап дүшәмбе кичендә Камал театры бинасында “Барс–медиа” ширкәтенең “Яңа сулыш” концертында аңлашылды.

“Барс-медиа” татар җыры фестивальләрен үткәрүче оешма буларак, татар милли эстрадасының үсеш юлларын билгели дигән фикер бар. Әмма бу ширкәт иң беренче чиратта аудио һәм видео язмалар әзерләп, халыкка сата. Шулай булгач, фонограммалар астында концертларны яздырып алу, компьютерда тавыш чистарту белән шөгылләнә. Фонограммалар, аудио-видео язмалар әзерләү аның өчен табигый гамәл.

Шулай да концертка билет алып кергән кешеләр алдында аудио язма фонында авыз ачып-ябып торучы җырчыларга тискәре мөнәсәбәт барсларга да аңлашыла күрәсең. “Яңа сулыш” дип аталган өр-яңа проект гадәттәге шоу-бизнес чараларына ошамаган. Җырчылар ничек булдыра ала - турыдан-туры сәхнәдән үз тавышлары белән җырлый. Аккомпанемент алдан язылмаган, сәхнәдә өч сәгать буе инструменталь ансамбль җанлы музыка уйнап тора. Вакыт-вакыт Рөстәм Вәлиев үзенең зур ак баянында уйнап, җырчыларга ярдәм итә. Шулай булгач, сәхнәдәге тамашаның үзәгендә җырчы һәм җыр. Әгәр дә башкаруда кытыршылык килеп чыкса, ул шунда ук ишетелә.

“Яңа сулыш” концертында җанлы музыка башкару бөтен һәм эзлекле тамашага әйләнде. Ничек бар шулай дигәндәй, җырчылар тырыша-тырыша үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Күп кенә популяр җырчылар бу концертка эләкмәгәннәр. Салават, Айдар һәм Хәния кебекләр һәрвакыт турыдан-туры җырлый. Әмма алар бу юлы гастрольгә китеп барганнар.

Сәхнәдә күбрәк талантлы яшь җырчылар булды. Соңгы елларда популяр булып киткән Дилә Нигъмәтуллина, Ландыш Нигъмәтҗанова, Иркә, Илдар Әхмәтов, Фәрит Таишев, Илнар Сәйфиев белән бергә атаклы җырчы Илһам Шакиров үзләренең иң популяр җырларын матур, шома итеп башкардылар.

Сәхнәгә чыккан җырчыларның күбесе үзләренең фонограммадан башка да менә дигән итеп җырлый алуларын күрсәттеләр. Ә кайбер җырчылар исә аудио дискларда яки фонограммалы концертта йолдыз буларак танылсалар да, бу концертта югалып, тоныкланып калдылар. Аларның исемнәрен әйтеп тормыйбыз. Атаклы йолдызларның да кайберләре элекке елларда хит–парадның беренче баскычларында торган, хәзер туйдырып икенче планга киткән җырларын башкардылар. Җанлы концертка яңа номер белән чыгу катлаулы.

Яңа сулыш булып ишетелүчеләр арасында Элвина, Раяз Фасыйхов, Рөстәм Асаев, яшь джаз җырчысы Алинә Шәрипҗанова, Асылъяр, Марат Фәйрушин бигрәк тә аерылып тордылар һәм тамашачыларның алкышларына лаек булдылар. Чыннан да милли эстраданың яңа сулышы ачыла дигән тәэсир калды.

XS
SM
MD
LG