Accessibility links

Иҗтимагый оешмаларны сайлаулар кызыксындырамы?


Иҗтимагый оешмалар җәмгыятнең мөһим бер өлеше, шуңа да алар республикада булган теге яки бу хәлләргә һәрдаим үз мөнәсәбәтләрен белдерергә тиеш, ди белгечләр. Русиядә тиздән президент сайлаулары. Татарстанда иҗтимагый-сәяси оешмалар кайсы нәмзәт яклы, алар бу өлкәдә нинди эшләр алып бара һәм гомумән сайлау алды уеннарында катнашырга телиме?

Әле берничә ай элек узган Дума сайлаулары вакытында, Казан үзәгендә теге яки бу фиркане яклаучы иҗтимагый оешмалар шактый күп урам җыеннарын, төрле акцияләр үткәрсә, президент сайлаулары вакытында тынычрак.

Бүгенге көндә Татарстанда 4 мең тирәсе иҗтимагый оешма бар. Аларның 25-30га якыны сәяси эшчәнлек алып бара. Бу оешмаларның эшчәнлеге белән кызыксына башласаң, алар күбесенчә җәмәгатьчелеккә ябык булып чыга. Исемнәрен белүче юк, программалары төгәл түгел, электрон сәхифәләре аз. Сайлаулар алдыннан мондый оешмалар нинди дә булса эш алып барамы? Җәмәгатьчелек тарафыннан күп очракта юк дигәнне ишетергә туры килә. Җирле матбугатта да, иҗтимагый оешмалардан да файда бармы икән дигән сораштыруларны күрергә була.

Бу сорауны “Азатлык” хәбәрчеләре сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Әхмәтовка бирде.
"Әлбәттә, иҗтимагый оешмаларның әһәмияте зур. Республикада сәяси вә иҗтимагый оешмалар төрле. Биредә либераллар, коммунистлар ягы көчле, “Яблоко”, “Уң көчләр берлеге”, “Демократик фиркә” зур эш алып бара. Рәсми оешмалардан тагын “Бердәм Русия”, “Татарстан-Яңа Гасыр”ны атап була. Безнең төбәк сәяси активлыгы ягыннан Мәскәү, Питербур, Екатеренбур, Новосибирскидан соң 5 урында тора."
Сәясәттә иҗтимагый оешмалар сүзе үтәме, алар мәсьәләне чишә аламы дигәнгә, Рәшит Әхмәтов болай диде.
"Гадәттә иҗтимагый оешмалар үз канәгатьсезлеген төрле урам җыеннарын үткәреп күрсәтә. Искә төшерик, транспорт буенча, алданган торак алучылар җыены булды. Президент Шәймиев күп очракта алар сүзләренә игътибар итә. Әгәрдә урамга 10-15 мең канәгатьсезлек белдерүче чыга икән, хакимият шунда ук бу мәсьәләне чишү ягында. Якынлашып килүче сайлауларга килгәндә, биредә сайлау аппараты бик көчле эшли. Кем җиңәчәге күбесенчә билгеле, шуңа күрә иҗтимагый оешмалар әллә ни зур урам җыеннарын үткәреп маташмый.
Әмма шулай да иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеген урам җыеннары саныннан гына чыгып бәяләп булмый. Хәзер күбесе бизнеска кереп китә, күп кенә түгәрәк өстәл сөйләшүләре алып барыла. Дөрес, берара халык зур җыеннардан арды, ләкин хәзер янә урам җыеннарын көтә. Чынлыкта исә инкыйлабны халыкның 5 % да эшли ала."
Ни өчен иҗтимагый оешмалар сәяси тормышта катнашырга ашкынмый дигән сорауга Татарстан президенты аппаратында милли иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге хезмәткәре Илнур Гатауллин мондый фикер әйтте:
"Иҗтимагый оешмалар ниндидер бер фиркане яклау, аларга тавыш бирәбез дип оешмыйлар. Аларда иреклек булырга тиеш. Бу оешмаларга төрле кешеләр кергән. “Бердәм Русия” әгъзалары да бар. Милли-мәдәни мөхтәриятләр ассоцияциясе бар бит. Анда да төрлесе бар. Күбесе “Бердәм Русия”гә керә. Ләкин аларның бу оешмага керүләре, бу оешманың теге яисә бу фиркане яклавын аңлатмый әле."
Шулай итеп Татарстанда сәяси иҗтимагый фиркаләр күп булса да, президент сайлаулары алдыннан алар әллә ни тавыш чыгарып, урам җыеннарын үткәрергә җыенмый. Сайлауларның кем файдасына тәмамланачагын белә торып, алар бу эш белән шөгыльләнүне кирәк дип тапмыйлар, күрәсең.
XS
SM
MD
LG