Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:53

Мөшәррәф урыныннан китмиячәген белдерде


Исламабад - Пакыстан президенты Пәрвәз Мөшәррәфнең матбугат вәкиле, парламент сайлавында Мөшәррәф тарафдарлары җиңелүгә карамастан, ул вазыйфасыннын китмиячәк, дип белдерде. Тавышларның барысы да әле саналып бемәгән, әмма хәзер үк, Мөшәррәфне яклаган Пакыстан Мөселман Лигасының хөкүмәт төзерлек җитәрлек тавыш алмаганы билгеле. Партия үзенең җиңелүен таныды. Парламентта бер фирка дә күпчелекне алмаячак, әмма оппозициядәге партияләр бергә күпчелекне тәшкил итәчәк.

XS
SM
MD
LG