Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:41

«СОВА» үзәге хисабы


Мәскәүнең бәйсез матбугат үзәгендә «Сова» дип аталган тикшерү һәм күзәтү оешмасы «2007 елда Русиядә вөҗдан иреге мәсьәләләрен чишү» дигән темага еллык хисабын игълан итте.

«Сова» үзәге хокук яклау мәсьәләләренә юнәлдерелгән хисаплары белән журналистларны еш таныштырып килә. Ә инде вөҗдан ирегенә багышланган хисаплары еллык булса да, монысы әле икенче ел гына тәгъдим ителә.

Бу хисапны мәгълүмәт тикшерү үзәге директоры Александр Верховский һәм үзәкнең хезмәткәре Ольга Сибирова әзерләгән. Алар үзләренең эшләрен бу темага карата ел буе алып барылган мониторинг-тикшерүләргә нигезләгән. Хисапта вөҗдан ирегенә карата иң мөһим саналган мәсьәләләрнең торышы һәм чишелеше турында мәгълүмәтләр бар.

Хисап күп төрле темаларны үз эченә алган. Беренчесе – вөҗдан ирегенә карата канун мәсьәләләре; мәчет, чиркәү – гомүмән храмнар төзелешендәге киртәләр һәм киресенчә, хакимиятләрнең дини оешмаларга теләктәшлек белдерүләре; дин һәм дөньяви белем бирү; экстремизмга каршы көрәш дигән төшенчәне кирәгеннән артык куллану һәм башка темалар.

Хисапта дәүләт думасы тарафыннан вөҗдан иреге һәм дини оешмалар хакындагы канунга үзгәрешләр кертергә тырышулар хакында да мәгълүмәтләр бар. Мәсәлән, коммунист-депутат Виктор Тюлькин кануннан традицион диннәр дигән төшенчәне алып ташларга һәм дини оешмалар белән беррәттән атеистик оешмалар өчен дә рәсми теркәү эшләрен гадиләштерергә дип тәкъдим иткән булган, ләкин Дәүләт Думасында бу тәкъдим узмаган. Шулай ук, Дума депутаты Александр Чуев һәм Федерация шурасы әгъзасы Исса Костоевлар дин әһелләренә карата ясалган җинаятьләргә карата хөкем карарын катылатуны тәгъдим иткән булсалар да, ул канун буларак кабул ителмәгән.
Хисапта мәчетләр төзелешендә килеп чыккан мәсьәләләр хакында мәгълүмәтләр бар. Мәсәлән, Мәскәү өлкәсенең 13 шәһәрендә мәчет төзелешенә рөхсәт бирмәгәннәр. Бу шәһәрләрдә мөселманнарга мәчет төзәр өчен рөхсәтне православ чиркәвенән алырга кушканнар, дип әйтелгән хисапта. Язмада шулай ук, Сочи шәһәрендә мәчет төзәргә рөхсәт һаман да алынмавы да билгеләнгән.

Шул ук вакытта Русиянең байтак кына төбәгендә мәчет төзелешендә ирешелгән уңышлар да әйтелеп үтә. Мәсәлән, Әстерханда төзелә торган мәчетне җирле хәкимият сүтәргә дип карар кылса да, Югары мәхкәмәдә аның канунлы төзелеш дип раславы китерелгән.

Шулай ук Кострома мөселманнарның мәхкәмәдә җиңеп чыгулары турында да мәгълүмәт бар.

Хисапта зур гына урын мәктәпләрдә православ дине мәдәниятын укыту турында бәхәсләргә бирелгән. Ел әйләнәсендә бу темага сөйләшүләр төрле югарылыкта - президенттан алып дини оешмаларга кадәр алып барылды. Ниһаятъ декабрдә президент Путин белем бирү стандартына үзгәрешләр кертү турындагы канунны да имзалады.

Бу канунга карата бәхәсләр әле дә тукталып тормый. Ә менә 24 декабердә Калугада барган конференция вакытында Алексий икенче, дәүләт белем бирү яңа стандартларына әхләки һәм рухи кыйммәтләр формалашсын өчен 2009 елның 1 сентябереннән яңа дәрес блогы «Рухи-әхләки мәдәният» дигән дәрес кертеләчәк, дип белдергән.

«Сова» оешмасы хисабында бу тәкъдим митрополит Клементей рухындагы тәкъдим, ләкин ул әлегә Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафынннан расланмаган, диелгән.

Хисапта шулай ук экстремизга каршы тору дигән сылтау белән кирәгеннән артык мавыгу мәсьәләләре дә яктыртылган. Бу яктан «Хизб-ут-тахрир» оешмасына карата чыгарылган карарлар, шулай ук төрек галиме Сәид Нурсиның китапларын бернинди нигезсез экстремист әдәбият исемлегенә кертү турында да мәгълүмәтләр бар.

XS
SM
MD
LG