Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан җирләре кем кулында?


Әлегә авыл җирләре кар астында, бик тиздән алар өчен көрәш башланачак…
Әлегә авыл җирләре кар астында, бик тиздән алар өчен көрәш башланачак…

Шушы көннәрдә Идел белән Чулман елгалары кушылган урында, Бөек Болгар җирендә җир сатыла дип, “Азатлык”ның Казан бюросына Рафаил Табыш килеп керде. Ул бу җирнең татарлар алуын тели.

Татарстан авылларының бүгенге хәле, аларның ничек көн күрүләрен татар газеталары еш язып тора. Чөнки аларның төп укучылары шуннан, хатлар да күбрәк шулардан килә икән.

Соңгы көннәрдә республика җитәкчелеге дә райннарга сәяхәтен арттырды. Үткән атна ахырында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Ютазы районында була. Анда инвестолар, фермерлар аз икән, күмәк хуҗалыкларны саклап киләләр. Шәймиев моңа бераз гаҗәпләнә дә, чөнки ютазылар аңа, инвесторлар безнең җирләргә генә кызыга, аларны халык мәнфәгате аз кызыксындыра диләр.

Моңа җавап итеп республика президенты: “Акыллы инвестор җиргә генә кызыгырга тиеш түгел”, дип белдерә. Бу хакта “Ватаным Татарстан” газетасы да язып чыкты.

Фермерлар, инвесторлар дигәннән, алар Шәймиев чыккан Актаныш ягында да юк диярлек. Без моны район халкы белән аралашкач белдек.
Актанышлы Алмаз Нурлыев
“Безнең авыл хуҗылыгын күмәк хуҗалыклар тота”, дип әйткән иде актанышлы Алмаз Нурлыев.

Әйе, безнең алдан әйтәсе сүзебез җир турында иде бит. Шушы көннәрдә “Азатлык”ның Казан бюросына килеп кергән, менә шушы урындагы 88 гектарга якын җирне татарларга сатырга иде, диюче Рафаил Табышны тыңлыйк әле.

“Бик яхшы белгән кешеләр Болгар җирләрендә фермер булып эшлиләр иде. Бүгенге көндә хәлләре шундый, ул җирләрне сатырга мәҗбүрләр. Мин уйладым да, бу җирне татарлар алырга тиеш дип исәплим. Турист үзәге дә төзергә була анда.”

Рафаил Табыш үзен милләтпәрвәр кеше дип саный. Интернетта “Татарлар.ру” кебек сайтларларда милли язмалары күренгәли икән. Бүгенге көндә “Без татар” дип аталган китап әзерлим ди. Чыгышы буенча Лениногорски районыннан, хәзер Казанда яши.

Рафаил Табыш Чулман белән Идел кушылган урында сатыла торган җир турында сөйләвен дәвам итә.

“Бүгенге көндә андый җирләр “пай”ларда утыра, колхозда эшләүчеләрнең күбесенең җире аерым хуҗаларның кулында. Ә менә бу районда 88 гектар җир сатып ала алу зур табыш. Бер урында шуның кадәр мәйдан табу авыр хәзер. Бәясе шул базарныкыннан аерылмый торгандыр, аларын кызыксынган кеше сорасын. Мин мәгълүмат кына бирәм.”

Ул үзе белән бу җирнең теркәлү кагазен, географик харитәсен, сатучыларның телефонынын да алып килгән. Әйткәнебезчә, ул бу җирнең татарлар тарафыннан алынуын тели.
XS
SM
MD
LG