Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:54

Косово президенты тынычлыкка чакыра


Приштина - Косово президенты Фатмир Сәҗдү азчылыкта калган сербларга мөрәҗәгать итеп тынычлыкка һәм "яңа тормышка" чакырды.

Сишәмбе көнне Косовоның бәйсезлек игълан итүенә ачу белдереп серблар ике чик буе ноктасына ут төртте. Тәртип урнаштыру эшенә НАТО җитәкчелегендәге КФОР көчләре җәлеп ителде. Европа Берлеге илләренең күбесе Косовоны тануларын белдерде, үз илләрендә аерылып чыгарга теләүче төбәкләр булган кайбер илләр Косовоны танудан баш тартты. Русия Косовоның бәйсезлеге канунсыз, дип саный.

XS
SM
MD
LG