Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:12

Кыргызстанда "иҗтимагый парламент" эшли башлады


Бишкәк - Кыргызстанда оппозиция юлбашчылары оештырган "иҗтимагый парламентның" беренче утырышы узды. Яңа шурага оппозициянең 50 вәкиле кергән. Парламент рәисе итеп элекке депутат Абдыгани Эркибаев сайланган.

Кыргызстанның чын парламентын "иҗтимагый парламент" вәкилләре "шикле һәм канунсыз" дип бәяләде. Яңа шураның максаты - республикадагы хокукый һәм конституцион бушлыкны тутыру, диде Эркибаев.

Беренче утырышта су һәм энергия чыганаклары турында сөйләшенгән. Ахырда кабул ителгән резолюциядә, илнең ягулык корылмаларын хосусыйлаштыруга юл куймаска диелгән.

XS
SM
MD
LG