Accessibility links

дүшәмбе, 23 гыйнвар 2017, Казан вакыты 15:42

Босния серблары Косовога иярергә җыенмый


Банья Лука - Босния cерб премьер-министры Милорад Додик, Босния Серблары Косовога ияреп бәйсезлек игълан итәргә җыенмый, дип белдерде. Аның бу белдерүе көндәлек "Глас Српске" басмасында дөнья күрде. Босния-Һерцоговинага кергән бу төбәктә күпчелеге серблар яши, төбәк Република Српска дип атала.

Премьер-министр сүзләренә караганда, аларның статусына куркыныч янамаган хәлдә, Босния серблары бәйсезлек таләп итмиячәк.

XS
SM
MD
LG