Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:40

Евгений Адамов төрмәгә хөкем ителде


Мәскәү - Русия атом энергиясе министрлыгының элекке башлыгы Евгений Адамов 5 ел ярым төрмәгә хөкем ителде. Аны мәхкәмә утырышыннан соң ук кулга алганнар.

Сишәмбе көнне Адамов алдашу һәм вазыйфасыннан файдалануда гаепләнде. Тикшерүчеләр аның 90 елларда җинаятчел юл белән якынча 30 миллион доллар урлаганын ачыклаган.

Адамов гаебен танымый һәм аппеляциягә бирәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG