Accessibility links

Кайнар хәбәр

Начар юллар икътисад үсешен тоткарлый


Русия юллары
Русия юллары

Бүгенге көндә юлларның начар булуы Русия икътисадына 1,8 триллион сумлык зыян китерә икән. Бу илдәге тулаем җитештерүнең 3% тәшкил итә. Чагыштыру өчен - Русия именлегенә дә нәкъ шул хәтле акча китә.

Бу хакта Русия премьер-министрының беренче урынбасары Сергей Иванов узган атнада илнең транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының еллык җыелышында әйтте. Билгеле бу 1,8 триллион зыян дигәндә, Татарстан икътисадын да истә тотырга кирәк. Республикадагы транспорт хәлен премьер-министр Рөстәм Миңнеханов болай бәяли:
"Еллык нәтиҗәләр тулаем алганда яхшы диеп сөйләсәк тә, чынлыкта хәл без сөйләгәнчә үк түгел. Бүгенге көндә Казан белән Әлмәттә инде тыныч кына машинада йөрү мөмкин түгел. Республиканың нефть якларына килгәндә исә, бүгенге көндә ул җирләр күп кенә инвесторларны кызыксындыра, әмма М 7 федераль, икенче төрле әйткәндә, Чаллы юлы гына бозып тора. Хәер, бу юлдан тиешеннән 5 мәртәбәгә артыграк машина йөри. Бу йөк машиналарының йөрешенә дә нык тискәре йогынты ясый, аннан соң һаман кеше гомере өзелеп тора, бик куркыныч юл. Билгеле болай уңышлы икътисад төзеп булмый", ди Татарстан премьеры.
Әйтеп узганча, начар сыйфатлы юллар тулаем Русия икътисадына да зур зыян сала. Илнең транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Недосеков сөйли:
"Бүгенге көндә Русиядә 30% юлларда тиешеннән күбрәк машина йөри. Димәк, шәһәрара йөрү вакыты икеләтә арта, билгеле бу чыгымнарны да арттыра. Әйтергә кирәк, һава транспортының хәле бик начар, хәтта абсурд хәлгә җитә. Бүген һава юллары белән куллануның 67% Мәскәүгә туры килә. Гаҗәеп хәл, бүген Оренбурдан Казанга очар өчен Мәскәү аша барырга кирәк. Мәсәлән, Америка Кушма Штатларында һава юллары белән кулланучылар саны Русиягә караганда 10 мәртәбә артык, Европага караганда 7 мәртәбә зуррак, аның каравы, бездә һавадагы 1 чакрым юл очу чыгымы, аларга караганда бермә-бер кыйбатырак. Татарстанга кагылган юлларны төзекләндерүгә килгәндә. Без М7 федераль юлын өлешләргә бүлеп төзекләндерүгә каршы, аны тулысынча төзекләндерү буенча безнең тарафтан инде федераль программа карала."
Казан һава аланының нык начар хәлдә булуы бүгенге көндә матбугатта күп сөйләнә. Бирегә инвесторларны җәлеп итү максатыннан, республика җитәкчелеге хәзер инде Татарстан һава ширкәтен кире хөкүмәт карамагына кайтарды. Шуңа да якын киләчәктә һава аланы төзекләндереләчәк, дип белдерә белгечләр. Әлеге тема премьер-министр Рөстәм Миңнехановны да нык борчый.
"Татарстанда һава аланнарының сыйфаты начар хәлдә. Моны инде безгә һәрдаим һава юллары белән кулланучылар да, эшмәкәрләр дә, инвесторлар да әйтеп килә. Быел без Казан һава аланын төзәкләндерә башлыйбыз. Чөнки үзендә 2013 елда Универсиада үткәрергә теләгән шәһәрдә һава аланы халыкара стандартларга туры киләргә тиеш. Аннан соң шулай ук безгә күп кенә Бигеш һава аланына зарланалар, бигрәк тә Татарстанның нефть төбәкләре белән кызыксынучы инвесторлар. Быел хөкүмәт тарафыннан бу һава аланы КамАЗ ширкәте карамагына тапшырылды һәм ул шулай ук тиздән төзекләндереләчәк."
Юлларның икътисадка тәэсире дигәндә бүген күпләр, башка илләр белән бәйләүче машина юлларын булдырырга тели. Бу яктан инде күп сөйләнгән Кытай-Казакъстан-Казан-Оренбур-Питербур аша узучы машина юлын төзү республикага икътисадый яктан шактый табыш китерәчәк. Ләкин бу проект әле карала гына һәм аның ничек финанслануы турында Андрей Недосеков әлегә төгәл әйтә алмады.
"Бюджетны билгеләү - ул бик мәшәкатле эш. Шуны әйтәсем килә - шушы көннәрдә, 15 февральдә, без 2009-2011 ел бюджетнына дәгъва итүчеләрнең гаризаларын җыю эшен тәмамладык. Димәк, без хәзер үк нинди дә булса карар, килешүләр кабул итәбез икән, без белергә тиеш, бу проектны тормышка ашыру башлауга акчалар бары тик 3 елдан соң гына биреләчәк", дип белдерде Русиянең транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Недосеков.
XS
SM
MD
LG