Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:23

Рәсми варис Медведев Татарстанда спорт белән кызыксына


Ирина Роднина Татарстандагы спорт форумында хисап тотты.

Ирина Роднина Татарстандагы спорт форумында хисап тотты.

Зур сәясәттә спортчылар да катнаша. Казанда II Бөтенрусия спорт форумы ачылды, анда президентлыкка нәмзәт Дмитрий Медведев тә катнаша.

Казанда “Русия алга!” дигән исем астында Бөтенрусия спорт форумы ачылды. Аның кысаларында Русиядә массакүләм спортны үстерү турында сөйләшү бераз ишетелсә дә, чара нигездә сайлауларга багышланган иде. Чарада Русия Президентына нәмзәт Дмитрий Медведев тә катнаша. Бүгенге җыенда да Русия Думасына сайланган атаклы спорт осталары, Русиядә спортны багучы баш түрә Вячеслав Фетисов, башка җитәкчеләр катнашты.

Татарстанда Русия президентлыгына сайлауалды кампаниясе күзгә күренми генә бара. АКШтагы кебек, нәмзәтнең сайлаучылар белән очрашулары, зур тамашалар оештырылмый.

Коммунист нәмзәт Генадий Зюганов, сайлауга ЛДПРдан баручы Владимир Жириновский Татарстанга әле килмәде. Бары демократлар вәкиле Андрей Богданов кына, ярым яшерен рәвештә, очрашу үткәреп китте. Иртәгә Казанга Русия президентлыгына нәмзәт Дмитрий Медведевны килә. Тик ул нәмзәт буларак кына түгел, Русия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары буларак килә.

Рәсми хәбәрләрдә әйтелгәнчә, югары рәсми кешенең килү максаты - Русиядә спортны үстерү юлларын тикшерүче киңәшмәдә катнашу. Нәмзәтнең сайлаучылар белән очрашуы турында сүз юк.

Моңа кадәр дә инде, кеше күпләп җыелган урыннарның барсында диярлек, хакимиятләр якынлашып килүче Русия президенты сайлаулары һәм кирәкле нәмзәткә тавыш бирү турында өндәү сүзләрен әйтми калмый. “Русия алга!” дигән икенче Бөтенрусия форумында да шулай булды.

Форумның беренче көнендә, “Спортивная Россия” оешмасының хисап-сайлау корылтайе үтте. Анда оешманың җитәкчесе Вячеслав Фетисов, шулай ук оешманың үзәк комитеты башлыгы Ирина Роднина хисап тотты. Корылтайда ул “Бердәм Русия” фиркасе белән хезмәттәшлек итеп, оешманың спортны үстерү юнәлешендә никадәр уңышларга ирешкәнен сөйләде, финаслау мәсьәләренең хәл ителүе һәм онытылып, бетеп барган спорт ярышларының торгызылуы хакында озын нотык тотты. Бу җыенда шулай ук югары дәрәҗәле спорт чиновникалары да чыгыш ясады.

Ә җыенның икенче көнендә исә, анда катнашучылар түгәрәк өстәлләр артында сөйләшәчәк. Җәмәгатьчелекнең һәм матбугатның игътибарын танылган спорт осталарының дәрес бирүләре җәлеп итер, ахрысы. Фигуралы шуу осталары, танылган спортчылар Ирина Роднина һәм Антон Сихарулидзе тимераякта шуу дәресен бәрергә җыена.

Ә ЦСКА хоккей командасының, NHL спортчысы булган һәм хәзер Русиянең спорт агентылыгын җитәкләгән Вячеслав Фетисов, бер Казан мәктәбенә барып, анда хоккей уйнарга өйрәтәчәк. Бу дәрестә президентлыкка нәмзәт һәм вице-премьер Дмитрий Медведев та катнашыр дип көтелә.

Соңыннан 2нче Бөтенрусия спорт форумы кысаларында Русия президентлыгына нәмзәт һәм Татарстан президентны катнашлыгында түгәрәк өстәл сөйләшүе үтәргә тиеш.

Азатлык кулына җыенда кабул ителергә тиешле карарның проекты эләкте. Анда "бөтен катнашучылар нәмзәт Медведевны актив төстә яклый", дип язылган. Бу спорт форумына Русия президентлыгына дәгъвә иткән башка нәмзәтләр чакырылмаган да иде.

XS
SM
MD
LG