Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит” акча алмашы, дефолт булмагае, ди…


"Безнең гәҗит"ның 7нче саны 2008 ел
"Безнең гәҗит"ның 7нче саны 2008 ел

“Безнең гәҗит”нең соңгы саны, Путинның акча алышынмый, дефолт булмый дигән сүзенә шик белдерә. Ришвәтчелекне ахырзаман галәмәте дип атый, шулай ук, әлеге гәҗиттә тормышның башка моң-зарларын укучылар үзләре яза.

“Безнең гәҗит”не кулга тотуга беренче биттә, сукбай, бөгәрләнеп чүп савытына ташланган 10 сумлык акчалар, Путин рәсеме өстендә банкоматтан акча ала торган пластик карточканы кайчы белән урталай кисү фотолары, ““Азатлык” радиосы шау-шу куптарды” – дигән сүзләр тизрәк гәҗитнең эчтәлеген карап чыгу теләген уята.

Әлеге санда баш мөхәррир Илфат Фәйзерахмановның “Бусагада кризис шәүләсе…” язмасы тормышчан, укучы халык уйларын бергә берләштереп язылган. Русияләр президент сайлауларына кадәр мөхим эшләрен эшләп куярга ашыга, алар түрәләрнең 2 мартан соң да, илдә вакыйгалар үзгәрмәс, тынычлык булыр дигән сүзләренә бик үк ышанып бемиләр икән.

Язма авторы үзе дә “дөнья базары тотрыксызлык чорын кичерә. Газеталар, радио-телевидение беравыздан дөньяда финанс ыгы-зыгысы турында сөйли, доллар очсызлана, фонд базары 5 триллион доллар югалткан… Кыскасы, киләчәккә, һичюгы, якын көннәргә якты өметләр багларга җирлек юк,” – ди.

Шулай “Безнең гәҗит”нең битләрен актарып андагы материалларга күз салсак 1,2, 3, 4 битләрендә “Азатлык” радиосының интернет битендә атна башында чыккан язмаларны күрербез.

Басманың урта битләрендә укучы хатлары басылган. Монда Татарстанның Азнакай, Яшел Үзән, Зәй, Актаныш, Балык Бистәсе, Балтач, Сарман, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Әтнә районнары халкы үз фикерләрен җиткерә. Менә аларның кайбер җөмләләре:

“Безнең гәҗит” не бик яратып, кайвакыт елый-елый укыйбыз. Солдатлар белән булган фаҗигале хәлләр турында күп язарга тырышмагыз әле, әниләрнең йөрәген яраларсыз дип куркам. Газета өйгә килгәч тә, кулга каләм аласы килә. Әллә “сихерләп” җибәрәсез инде?!”

Гәҗитнең урта битләреннән соңгыларына таба күз ташлаганда, шулай ук укучылар язмаларын күрәбез. Аларда 23 февраль алдыннан ир-егетләр, хәрбиләр, солдатлар турында материаллар басылган, киңәшләр бирелгән, алдынгылары үрнәк итеп куелган.

“Иманга юл ”сәхифәсендә күп хатынлылык, вәгъдә-иманга, намаз уку тәртипләренә кагылышлы язмалар урын алган. Соңгы битләр ярату, мәхәббәт, туйлар, катнаш нихак темасын яңарта, аерым укучылар үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаша.

“Безнең гәҗит”тә яучы почмагы да бар. Шунысы кызык, әлеге санда, язуларыннан күренгәнчә 35-40 яшьлек менә дигән, эчми-тартмый торган өйләнмәгән ирләр үзләренә кәләш эзли. Ә алдагы язмаларда хатын-кызлар яхшы ирләр юк, дип зарлана…
XS
SM
MD
LG