Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия – бай хәерчеләр иле


Эшкуар Игорь Боков гаиләсе белән
Эшкуар Игорь Боков гаиләсе белән

Русиядә байлар белән хәерчеләр арасында упкын зурая. Миллиардерлар саны 100-дән арткан. Ул арада миллионлаган кеше хәерчелектә яши.


15 ел элек русиялеләр кәбестәгә чират торган булса, бүген супермаркет киштәләре нигъмәтләрдән сыгыла. Байлар саны арта, шул ук вакытта миллионлаган кеше хәерчелектә яши. Урта катлам 1998 ел рубль ишелүен әле дә сискәнеп искә ала. Киләсе атна яңа президент сайларга җыенган Русиядә икътисади тотрыклылык ни хәлдә?
һәр өченче кеше үзен хәерче саный

42 яшьлек эшкуар Игорь Боков Мәскәүдән 25 чакырым ераклыкта, 3 катлы агач йортында хатыны, 4 баласы һәм әбисе белән яши. Зур бакчасында яшеләчә, җиләк-җимеш үстерә, мал тота.

Мәскәүдәге электрон җихазлар төзәтү челтәре хуҗасы. Башкалада фатиры бар, балаларына тагын ике йорт сала. Заманында, советлар берлеге җимерелгәндә, килеп туган форсатка ике куллап ябышкан булган.

"Бу инде җир белән күк аермасы, – ди Боков. – 15 ел элек буш киштәләр булса, бәдрәф кәгазь өчен су буе чират торсак, хәзер киштәләр нигъмәтләрдән сыгыла. 15 ел элек Германиядә 30 төрле колбаса бар дигәнгә ышанмый идек, хәзер үзебездә 30дан артык. Моның белән беркемне дә шаккаттырып булмый".

Муллык русиялеләрне бәхетлерәк итәме?

Фәннәр академиясенең психология институты мәгълүматына караганда, Русиядә үтерешләр, үзеңә кул салу, рухи авырулар, аерылу, ятим балалар саны Советлар берлеге җимерелгәннән соң бераз кимесә дә, Көнбатыш илләре белән чагыштырганда әле дә югары булып кала.

Институт җитәкчесе урынбасары Андрей Юревич сүзләренчә, байлыкның да тискәре яклары бар. "Соңгы еллардагы уңай үзгәрешләр күпмедер өметкә нигез бирә, - ди Андрей Юревич. – Ләкин эш икътисадта гына түгел. Кайчакта икътисади үсеш тә җәмгыяткә зыянга була ала. Чөнки, бәлеш тигез бүленми. Байлар тагы да байый, хәерчеләр моны күрә, бу аларга начар тәэсир итә".

Йөзләгән миллиардер, миллионлаган хәерче

"Финанс" журналы мәгълүматына караганда, узган елда Русиядә долларлы миллиардерлар саны 61-дән 101-гә җиткән. Илнең 10 иң бай кешесе кулында 221 миллиард доллар байлык бар.

Ул арада миллионлаган кеше хәерчелек дәрәҗәсеннән түбән яши. Рәсми саннарга караганда бу 13%, ләкин халыкның үзе әйтүенә караганда – 32% (Левада үзәге үткәргән тикшерү нәтиҗәсенә күрә). Дөньяның 6-нчы икътисады саналган ил өчен шактый зур сан.

Башка сүзләр белән әйткәндә, байлар белән хәерчеләр арасында упкын зурая бара. Дөнья сәүдә оешмасы кулланган үлчәмгә күрә, илнең байлары казанган акча хәерчеләргә төшкән өлештән 14 тапкыр артыграк булса, бу илдә социаль чуалышлар ихтимал. Русиядә бу сан 15кә җиткән.

"Кешеләр тапканын югалтудан курка"

Русия президенты Владимир Путин тормыш дәрәҗәсен күтәрүне 2008 елда төп максатларның берсе дип атады. Белгечләр фикеренчә, бу тәнкәнең дә икенче ягы бар.

"Бу үзенә күрә капкан, - ди Левада үзәге белгече Марина Красильникова. – Берьяктан хакимият дәрәҗәне күтәрми тора алмый. Икенче яктан, дәрәҗә күтәрелгән саен хакимияткә таләпләр арта, сәләмәтлек, мәгариф, өлкәсендә. Низаг артачак. Хакимият моңа әзерме, белмим".

Гади русиялеләргә килгәндә, алар һәр нәрсәгә әзер шикелле – 1998 елның кабатлана алуына кадәр. Хәттә аягында нык басып торган Игорь Боков та киләчәктә ни буласын фаразлый алмый.

"Халыкта дефолт, - ди Игорь, - деноминанция турында төрле гайбәтләр йөри. Кешеләр тапканын югалтудан курка. Мендәр астында сакларга курка, ә банкларга ышанмый. Чөнки алданганы күп булды. Кешеләр күпләп тавар ала, ике магнитофон, ике телевизор кирәк булганга түгел, акчасын югалтмас өчен".


XS
SM
MD
LG