Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:38

Косово, Татарстан, Абхазия, Осетия турында татар вә төрек ни ди?


Рәшит Минһаҗ: Абхазия һәм Осетия Русиягә кушылса, донор Татарстанга тагын ике “әрәмтамак” өстәләчәк.

Рәшит Минһаҗ: Абхазия һәм Осетия Русиягә кушылса, донор Татарстанга тагын ике “әрәмтамак” өстәләчәк.

“Ватаным Татарстан”нан Рәшит Минһаҗ Абхазия белән Осетия Русиягә кушылырга телидер, ди. Ә Косоводан Мөвәддәт Бако төрек теле анда рәсми статусын инде югалтты, дип борчыла.

Косовоның бәйсезлегенә фикерен әйтеп Казан бюросына тыңлаучылар да даими шалтыратып тора. “Азатлык.орг” Интернет-сәхифәсендә дә кулланучылар шул турыда яза. Свердлау өлкәсе Әҗегол авылыннан тыңлаучы Вилсур Хафизов үз фикерен Казан бюросына шалтыратып әйтте. Аның шул фикере Казандагы милли оешмаларныкына туры килә.

“Албаннарны бар татар исеменнән котлыйм. Татарстан да алар кебек бәйсез булсын иде.”

Ә бит Русиядә Косово бәйсезлеге куркыныч нәтиҗәләргә китерер дип әйтүчеләр дә бар. Косовонының үзендә яшәүчеләр ни уйлый? Әйтик, татарга якын булган төрек?


Косово төрекләре рәсми телне югалттык, дип борчыла

Мөвәддат Бако 1992-1997 елларда Косово төрек демократик фиркасе генераль сәркатибе булып торган. Моңардан тыш, төрек укытучылар оешмасында да җитәкче булган ул. Бако, албаннар бәйсезлекне бик теләп һәм көтеп алды, ди. Ә мондагы татарлар исә Косово серблары өчен бик борчыла. Алар нишләп ята, Мөвәддәт Бакодан сорыйк.

“(Сербларның) күбесе Сербиягә китте. Анклав булып торган җирләрендә дә Сербия аларга акыл өйрәтеп тора. Сайлауларда катнашмагыз, дип. Тик Косово парламентында якынча 10 даими гарантияле урыннары бар. Хәтерем ялгышмаса, 105 тән артык чамасы депутат бар, җәмгесе. Менә төреккә дә ике урын алдан ук бирелә. Бошнакка һәм румын чегәннәренә берешәр урын.”

Кайчандыр Мөвәддәт ханым юлбашчы булган Төрек демократик фиркасе туксанынчы елларда корылган бердәнбер төрек фиркасе. Косовода булып узган сугышлардан соң ул кабаттан чистарынып тернәкләнеп китте, ди. Анда алтмыш мең чамасы төрек бар. Алар Косово бәйсезлеген ничек кабул итә? Төрекче апа үзе албан милләтчелеге басымын сизә. Тик бу турыда ачылып китеп сөйләүне вакытсыз, ди.

“Карап карыйк, ни булыр икән? Чөнки безнең төрек теле сугыштан соң рәсмилеген югалтты бит. Өченче рәсми тел иде. Болайга китсә, берьюлы милли мәгариф тә югала ала. Мин укытучы. Моңа каршы көрәшәбез, төрекчәнең кабат рәсми булуын телибез. Бәлки матди яктан, план белән төрекләргә берәр ярдәм була алыр? Бүген икътисади яктан ил дә, без дә мөшкел хәлдә”.

Ә инде Татарстанга килгәндә, аның Косоводан да күбрәк бәйсезлеккә хакы бар, ди Мөвәддәт Бако.

“Татарстан белән Косово белән чагыштырсак әгәр, Татарстанның бик борыңгы дәүләтчелеге бар икәнлеге күренә. Ул аны уналтынчы гасырда ук, Сөембикә вакытында югалтты. 1993 елда бәйсезлеккә Татарстан бик якын иде, ник ирешә алмады? Шуны аңламадым. Бик авыр булдымы, ялкауландымы, китереп биргәнне көтәме? Бу Татарстан халкының үз эше бит.

Без бит ерактагы төрекләр, Косовода торабыз. Анда да төп халык түгел. Госманлы дәүләте аманәтен саклап мирасчы булып яшибез. Тик сугышлардан, күченүләрдән соң бик аз калдык инде. Кайберүләр, сез бик аз, ник таләпләр куясыз ди. Бүгенге төрек имза куеп анда бармады. 600-700 еллар элек үк инде шунда бабайлар җирле халык булып яшәп калган. Косовога турист булып килмәдек”, ди Косоводан Мөвәддәт Бако.


Русиягә Абхазия һәм Осетия кушылса, Татарстан сыртындагы "әрәмтамак" саны тагын да артачак


Ә Рәшит Минһаҗ исә Косовога мөнәсәбәтле игътибарны Грузия, Абхазия, Осетия юнәтүне бик урынлы түгел, ди.

“Косоварларны серблар суйды. Рәнҗүләре бик тирән. Унбиш елда гына онтылмый. Алар (нигездә) мөселман. Православлар илендә яшәргә теләмиләр. Ә абхазлар асылда христиан. Осетиннар да Германия кебек - яртысы Грузиядә, яртысы Русиядә калган. Кушылырга телиләр. Минемчә, алар аерым дәүләт булырга теләми. Бары тик СССРдан калган рухны саклап, Грузиядән качып, Русия эчендә калырга тели.”

Грузиядәге бу республикалар Русиягә ничек кушыла ала?

“Башта бәйсезлек ала, аннары кушыла.”

Алар Русиягә кушылса, Рәшит Минһаҗ уйлавынча, донор Татарстан җилкәсенә тагын ике “әрәмтамак” авыр йөк булып төшәчәк.

“Кушылырлар да, башка Кавказ республикалары кебек Татарстан акчасын имеп ятарлар. Алар кушылу кыйммәткә төшәчәк.”

XS
SM
MD
LG