Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада “Ак барс”ларны манчу


Уфада Сергей Зиновьев һәм Алексей Морозов төшерелгән "Domo" реклам такталары алынды
Уфада Сергей Зиновьев һәм Алексей Морозов төшерелгән "Domo" реклам такталары алынды

Башкортстан башкаласында “Domo” кибете челтәренең реклама такталарын алып ташладылар.

Чөнки ул рекламада “Ак барс” хоккей төркеме спортчылары - Алексей Морозов һәм Сергей Зиновьевлар да төшерелгән иде. Уфадагы әлеге кибетләр челтәренең барлыгы 15 реклама тактасын алырга булганнар.

“Domo” кибетләр челтәренең стратегик маркетинг төркеме башы Динә Сәйфетдинова сүзләренә караганда, рекламаны Уфа хакимиятенең тышкы реклама идарәлеге тыйган. Шулай итеп, Русиянең җыелма төркемендә уйнаган бу ике спортчы Башкортстанда тыелган булып чыкты.

Рәсми булмаган чыганаклар, әлеге рекламаларны алып ташлау әмере хакимиятьнең тагын да югарырак даирәләреннән килгән, дип хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG