Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:22

Кәнфит белән алдау


2нче декабрь узган Русия парламентына сайлауларга килүчеләргә кибетләрдә ташламага азык-төлек сатып алу оештырылган иде.

Бу юлы да шулай кәнфит белән алдау чарасы үтәчәк. Башкортстан хатын-кыз эшкуарлары шурасы рәисе Алла Кузьмина “Шәфкатьлелек” дигән чара оештыруларын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, сайлауга килүчеләргә “Рәхмәт” кәгазе тапшырылачак. Шуның белән кибетләрдән ташламага азык-төлек алып булачак, кино карау, хәтта рестораннарда да ашап чыгып булачак.

“Пятерочка” кибетләре челтәре идарәчесе Сергей Коцаба мондый чараның файдалы булуын белдерде. Аның сүзләренчә, узган сайлау көнендә кибетләрдә сатып алучылар гадәти көннәрдән 30% күбрәк булган. Шулай итеп, кәнфит белән алдау Башкортстанда традициягә кереп бара.

XS
SM
MD
LG