Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:12

Машиналар яна


Бүген Уфада “Газель” микроавтобусы янды.

Янгын Үзәк базар янында чыккан. Машинада булган 5 пассажир вакытында чыгып өлгергән. “Газель” автомат ишекләр белән җиһазландырылган булган. Могҗиза белән генә ишекләр ачылган, югыйсә, барысы да янып бетәсе булган. Микроавтобус бик тиз арада янып беткән. Сәбәпләре ачыклана.

Булгак—Белорет юлында бер “Камаз” янган. Төнен юл читенә куеп ял иткәндә машина янып киткән. Машинадан ике кеше мәете табылган. Сәбәбе —газдан, чөнки алар җылыту өчен газ белән файдаланган булган.

XS
SM
MD
LG