Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Салават Юлаев" Казанда "Ак Барсны" җиңде


Казан - 20 февральдә узган уенда Татарстанның "Ак Барс" хоккейчылары Башкорстанның "Салават Юлаев" командасына 2:4 хисабына җиңелде.

Уеннан соң булган матбугат очрашуында "Салават Юлаев" башлыгы Сергей Михалев, "уен киеренке булды, "Ак Барс" хоккейчылары каты көрәште, әмма без җиңдек," диде.

"Ак Барс" тренеры Зиннәтулла Билалетдинов, "Салават Юлаев" яхшы уйнады, алар көчле спортчылар. Без бөтен көчне һөҗүмгә бирдек, саклануга игътибар итмәгәнбез," диде.
XS
SM
MD
LG