Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анталиядә төрки дәүләтләр корылтае ачылды


Анталия - Төркиянең бу шәһәрендә бүген төрки дәүләтләрнең парламент ара шурасының беренче утырышы ачылды.

Азәрбайҗанның Милли Мәҗлесе ясаган белдерүдә, "Шураның максаты төрки дәүләтләрнең аралашуы, тәҗрибә уртаклашуы, уртак проектларда катнашу юлы белән канунчыгару эшендә һәм сәяси карашларда бердәмлеккә омтылу," диелгән.

Бүген ачылган утырышта әгъзалык шартлары, эшнең нинди телләрдә алып барылачагы кебек оештыру мәсәләләре карала. Чарада Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Кыргызстан һәм Төркия катнаша. Шулай ук Татарстан, Башкорстан һәм Молдовадан гагаузлар үз вәкилләрен җибәргән.
XS
SM
MD
LG