Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермь журналистын дәүләтне җимерү тырышлыгында гаеплиләр


Игорь Аверкиев
Игорь Аверкиев

Пермьдә хокук яклаучы Игорь Аверкиев тирәсендәге җәнҗал арта бара. Ул декабрьдә “Путин - безнең яхшы Һитлерыбыз” дигән язма бастырган иде. Бу мәкәлә башта интернеттагы бер сәхфәдә, ә аннары «За человека” дигән гәзиттә чыкты. Идел буендагы Русиянең массакүләм мәгълүмат чарасы, элемтә һәм мәдәни мирасны тикшерү федераль үзәге бу мәкәләдә дәүләтне җимерү тырышлыгы чалымнарын күргән һәм тикшерү өчен прокуратурага юллаган.

Прокуратура тикшерү уздырганнан соң, бу язмада чыннан да экстермизм чалымнарын бар дип тапса, журналист һәм хокук яклаучы Игорь Аверкиевны 5 ел төрмә көтә.

47 яшьлек Аверкиев Кама буенда хокук яклау эшчәнлеге белән танылган шәхес. Ул «Личное дело” дигән газетаның баш мөхәррире, Пермь гражданнар пулаты җитәкчесе.

Игорь Аверкиев “Путин – безнең яхшы Һитлерыбыз” дигән мәкәләсендә Русиянең президенты Путин, 80 ел элек Һитлер кебек бар хакимият белән үзе идәрә итмәкче була дип яза. Путин Явыз Иван, Һитлер, Сталин һәм башка ил башлыклары эшен дәвам итүче буларак тасвирлана. Шулай ук Путин һәм Һитлер вакытында идәрәнең бертөрлелеге һәм халыкның да аларны кабул итүендә охшашлык барлыгы әйтелә. Менә нәкъ шушы сүзләр өчен Пермьдәге журналист Аверкиевны хәзер дәүләтне җимерү тырышлыгында гаеплиләр. Казандагы «Кеше хокуклары» исемендәге адвокат оешмасы җитәкчесе Назыйм Сафин:

“Бер дәүләт эшлеклесен икенчесе белән чагыштырмый торып, сәясәтнең нинди икәнен журналист бервакытта да халыкка күрсәтә алмый. Путинны чагыштырып күрсәтүдә бернинди хокук бозу юк”, ди.

Кеше хокуклары» исемендәге адвокат оешмасы җитәкчесе Назыйм Сафин
Адвокат Назыйм Сафин әйтүенчә, Русиядә бу мәкәләдә язылганны нигезләр өчен күренешләр шактый.

“Бездә хакимияткә бер генә партия килеп баскан. Алманиядә дә шундый хәл булган, башка партияләрдәге кешеләрне сәяси эзәрлекләү юлы белән бетергәннәр. Бездә дә бары бер партия вәкилләре генә зур дәрәҗәле эшләрдә утыра ала. Монда журналистның сүзләрен нигезләр өчен безнең җәмгыятьтә күренешләр күп”, ди Назыйм Сафин.

Аверкиевны “Массакүләм мәгълүмат чарасы ярдәмендә экстремизм эшчәнлегенә чакыру” мәддәсе нигезендә хөкем итәргә мөмкиннәр. Хәзер күп кенә җинаятьләрне экстремизм белән бәйләү инде гәдәткә әйләнеп барганда бу гаҗәп тә түгел.

Адвокат Назыйм Сафин:

“Аның экстремистик эшчәнлеккә чакыруы нәрсәдән гыйбәрәт соң? Ул бит, әйдәгез менә шулай эшлибез, дип чакырырга тиеш. Экстремизм дигән сүзнең төшенчәсе җинаять кодексында бөтенләй башка төрле нәрсәне аңлатыла. Һәм экстремизм дигән әйбергә тулысынча аңлатма да биреп бетерлмәгән әле. Ул дәүләт кануннарына буйсынмау, башка диннәрне һәм милләтләрне кимсетү, низаг чыгару дип билгеләнә. Ә чагыштыруда экстремизм юк”, ди.

Журналист Игорь Аверкиев прокуратурада аңлатма биргәндә бу мәкәләдә һич ис китәрлек әйбер юк дип белдергән. Русия журналистлар берлеге сәркәтибе дә бу җирле, ягъни Пермь җитәкчеләренең федераль үзәк башлыкларына куштанлану тырышуыннан гына, ди.
XS
SM
MD
LG