Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ибраһимов институтында йомгаклау конференциясе


Галимнәр тел, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләрен генә түгел, эш урынындагы техник чаралар, эш хакы, торак проблемаларын да күтәрде.

Бу көнне институтның төрле бүлекләрендә эшләүче галимнәр тел, фольклор һәм сәнгать, әдәбият белеме, текстология һәм кульязмаларны өйрәнү мәсьәләләре секцияләренә бүленеп, анда фәнни чыгышлар ясады.

Текстология бүлеге җитәкчесе Зөфәр Рәмиев, Гаяз Исхакый томнарына комментариеләр әзерләнә һәм эш нәтиҗәлерәк булсын өчен Исхакый эзләре буйлап йөрергә кирәк, диде. Агымдагы елда Гаяз Исхакый тууына 130 ел тулу сәбәпле, әдәбият бүлеге чыгышларының күбесе әлеге әдип иҗатына багышланган иде. Сәнгать бүлеге җитәкчесе Гали Арсланов та “институтта сәнгать бүлеге ачылуга – 40 ел, бүлекнең беренче җитәкчесе Баян Гыйззәт тууына – 90 ел, һәм минем дә бүлек мөдире булып торуга – 15 ел тула”, - дип шаяртты.

Пленар утырышка килгән Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Рүзәл Йосыпов “Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында тырыш һәм сәләтле коллектив эшли”, дип мактады. Һәм Гали әфәнде Арслановка:
"Театрларыбызда гел тәрҗемәләр куябыз. Үз тормышыбыздагы проблемаларны күтәрмибез, милли мәсьәләләрне күрмибез. Драматурглар шул турыда язсыннар иде, сәяси спектакльләр куелса иде", - дип тәкъдим ясады.
Галимнәр чыгышында күп томлы сүзлекләр басылу турында сүз барган иде. Рүзәл әфәнде бу хакта, бәлки булган сүзлекләр белән кулланып торырга һәм басылган хезмәтләргә дә эксперт комиссияләре төзеп, әлеге китапларның халыкка хезмәт итүен тикшерергә кирәктер, дип белдерде.
"Диалектология инде өйрәнелгән, диалектологларны киметеп, башка бүлекләрдә галимнәр санын арттырырга кирәктер. Әгәр бик патриот булсагыз, сөйләм телен яхшыртуга көч салыгыз. Күбрәк сөйләм культурасы, тәрҗемә теориясе, социолингвистикага караган хезмәтләр кирәк. Журналистлар да тел нормаларын, сөйләм кагыйдәләрен белеп җиткерми. Халыкка калькалар белән тулган җөмләләрдә, суррогат теле белән сөйлиләр. Һәм боларны төзәтү сезнең институт бурычы, - дип өстәде Рүзәл әфәнде.
Институт директоры Ким Миңнуллин:
"Елда галимнәр район мәктәпләрендә укучылар белән “Фәнни десант” программасы кысаларында очрашулар оештыра. Бу очрашулар балаларда гыйлемгә, фәнгә мәхәббәт тәрбияли. Институтта 40 бүлмә бар, шуларның 20сенә генә күпмедер төзәтүләр ясалган. Бюджеттагы акчаның күбесе бинаны арендалауга, стипендия, эш хаклары түләүгә китә", - дип белдерде.
Залда утырган фәнни хезмәткәрләр, бездә интернетка чыгу дәрәҗәсе 3% кына, 4 хезмәткәргә бер компьютер туры килә, алары да бик иске, вирусларга каршы кулланылган программаларны куеп булмый дигәч, Координацион үзәктән килгән Фирая Шәйхиева техник чаралар өчен 200 мең сум акча бүленүе хакында әйтте.

Күренекле язучылар китапларының электрон версиясе чыгу, милли китапханә сайтына галимнәр үз хезмәтләрен дә куя алу мөмкинчелеге булу хакында сүз ишетелсә дә, компьютерсыз һәм интернытсыз галимнәр бу хакта әллә ни сүз куертып тормады. Алай да эш хакын арттыру һәм торак мәсьәләләрен чишү турында сорау бирми калмадылар алар. Аена 1 мең сум стипендиягә яшәргә мәҗбүр булган аспирантлар гына бер сүз дә эндәшмәде.
Татарстан Фәннәр академиясе гыйльми секретаре Дания Заһидуллина бу сорауга:
"Инде эш хакын беренче баскычка күтәрдек, икенче баскычка күтәрү өчен, ягъни хезмәт хакы Русия Фәннәр академиясендәге кебек булсын өчен, хезмәткәрләр санын 42% процентка киметергә кирәк. Бүген без киметүләрсез генә хезмәт хакын арттыру турында эш алып барабыз", - диде.
"Ә инде торак мәсьәләләрен чишүдә мин бер генә юл күрәм - инициатив төркем оешып, ул төзелгән исемлек белән тиешле урыннарга барсын", - диде академиянең гыйльми секретаре Дания Заһидуллина.
Институт мөдиренең гомум эшләр өчен урынбасары Роберт Закиров “үзем барысының да артыннан йөри алам, миңа берәр ышанычнамә (доверенность) кына бирегез!" дисә дә, язарга күнеккән галимнәр аның шушы тәкъдименә бу очракта ни әйтергә белмәде. Әллә инде теләмәде...
XS
SM
MD
LG