Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:44

Косовоның Сербиядән аерылып чыгуы федераль матбугатта атна буе иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып торды. Билгеле бу темага “Азатлык” радиосы да һәрдаим игътибар бирде, әлеге проблемага карата Татарстан сәясәтчеләренең фикерләрен ишеттерде. Косово-Сербия мәсьәләсенә Татарстан битараф түгел, чөнки дистә ел элек республика үзе дә шундый хәлдә иде. Косовадагы хәлләр Татарстан җәмәгатьчелеген янә мөстәкыйллеккә рухландырды. Республиканың үткен телле “Звезда Поволжья» газетасында журналист Рәшит Әхмәтов бу темага карата үз фикерләрен тәкъдим итә.

Тарихтан күренгәнчә, Косово белән Сербия арасындагы дошманлык инде берничә гасыр дәвам итә. Нәкъ менә әлеге аңлашылмаучанлык, узган гасырның 90 елларында Югославиянең таркалуына китерде дип саный белгечләр.

Озак кына барган көрәштән соң, ниһаять Косовоның аерылып чыгуын бүген элекке югослав республикалары да, Европа илләре дә хуплый. Татарстан җәмәгатьчелеге моңа шулай ук каршы түгел кебек. Әмма Косовоның бүгенге халәте аларны көнләштерә. Чөнки 90 еллар башында Татарстан үзе дә мөстәкыйльлек өчен көрәшеп йөргән иде. Ләкин әле бүген дә Татарстан сәясәтчеләре фикеренчә, Косовога караганда Татарстан мөстәкыйль булу өчен лаеграк. “Звезда Поволжья» газетасы битләрендә журналист Рәшит Әхмәтов бу фикерне тагын бер кат дәлилли.
"Татарстан мөстәкыйльлеккә лаеклы. Чагыштырып караганда, Косовоның мәйданы 11 мең квадрат километр, халкы 2,2 миллион, башкаласы Приштинада 500 мең кеше яши.

Татарстанның мәйданы исә 68 мең квадрат километр, якынча 4 миллион кеше яши. Икътисадый мөмкинлекләреннән чыгып караганда, Косовоның еллык тулаем җитештерүе 3,5 миллиард доллар булса, Татарстанда исә бу сан 30 миллиард доллар. Бу күрсәткечләрдән генә чыгып карасаң да, мөстәкыйль булу өчен Татарстанда барлык шартлар да тудырылган дияргә була", ди журналист.
Рәшит Әхмәтов фикеренчә, Косово мөстәкыйллекне башка бер юл белән - сугышып та ала ала иде, әмма Сербия белән Косово арасында сугыш башланса, Сербиянең җиңүе шикле, чөнки Косово ягына элекке Югославия республикалары басачак.
Сербия белән Косово арасында мондый хәлләр булганда, Русия үз чиратында Абхазия белән Көньяк Осетияне үзенә кушу буенча демократик референдум үткәрергә мөмкин. Республиканың мөстәкыйллегенә килгәндә исә, Рәшит Әхмәтов язмада Русия белән Татарстан арасындагы вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсен искә ала.
Путин вакытында булдырылган шартнамә, Медведев идарә иткән вакытта тагын да үз көчен арттырып, Татарстанның мөстәкыйльлегенә өтәрергә мөмкин. Әгәр дә Русиядә хәзерге унитар дәүләт булдыру сәясәте алга таба дәвам итсә, республика шулай ук мөстәкыйльлеккә ашкыначак. Хәзер күрәбез, татар шрифтлары буенча, татар теле дәресләре буенча күп кенә каршылыклы эшләр алып барыла. Болай дәвам итсә Татарстан һичшиксез мөстәкыйль булырга телиячәк, дип уйлый “Звезда Поволжья” мөхәррире Рәшит Әхмәтов.

XS
SM
MD
LG