Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләрнең Олимпия уеннары Сингапурда үтәчәк


Лозанна - Халыкара Олимпия Комитеты, яшьләрнең беренче җәйге Олимпия уеннарын 2010 елда Сингапурда үткәрү турында карар кабул итте. Финалда ярышка ике шәһәр - Сингапур һәм Мәскәү чыккан иде. Карар Сингапур файдасына булды. Бүген бу хакта Швейцариянең Лозанна шәһәрендә комитет рәисе Жак Рогг хәбәр итте.

Шулай итеп, 2010 елда Сингапурда тарихта беренче мәртәбә яшьләрнең җәйге Олимпия уеннары үтәчәк. Анда 14-18 яшьтәге спортчылар катнашачак. Ярышлар 2012 елда Лондонда үтәчәк Олимпиаданыкыннан аерылмыячак, бары тик кайбер спорт төрләрендә ярышлар булмыячак.
XS
SM
MD
LG