Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:17

Бишкәктә Русиядә ксенофобиягә каршы урам җыены үтәчәк


Бишкәк - 22 февраль көнне Кыргызстан башкаласында Русиядә милләтара нәфрәткә каршы урам җыены үтәчәк. Кыргызстанның кеше хокуклары оешмалары вәкилләре соңгы айда Русиядә кыргызларга булган һөҗүмнәргә борчылу белдерә. Бүген бу хакта радиобызга хокук яклаучы Максим Кулешов белдерде.

"Урам җыенының максаты Русиядә үсә барган фашизм, ксенофобия һәм расачылыкка каршылык белдерү. Безнең ватандашлар үтерелде, халык безнең Русиядәге фашизмга каршы булуыбызны яклап чыксын иде," диде хокук яклаучы.

Урам җыенында Бишкәктәге Русия илчегенә чаралар күрүне таләп итеп мөрәҗәгать кабул ителер дип көтелә. Шулай ук хокукчылар Мәскәүдә һәм Петербурда үтерелгән кыргызлар истәлегенә мәтәм көне игълан итүне сорый.


XS
SM
MD
LG