Accessibility links

Төркия Саркисянны җиңүе белән котлады


Анкара - Төркия президенты Абдулла Гүл, Серж Саркисянга җибәргән котлавында, аның президент булып сайлануы - ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең җайлануына китерер дигән ышаныч белдергән, төбәктә тынычлык һәм муллык булачагына өметле булуын әйткән.

Таулы Карабах низагы аркасында Төркия белән Әрмәнстан арасында моңарчы дипломатик бәйләнешләр булмады. Шулай ук Төркия беренче дөнья сугышында әрмәннәргә каршы геноцидны да танымый.
XS
SM
MD
LG