Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:30

Русия белән Грузия арасында очышлар яңартыла


Мәскәү - Русия белән Грузия ике арада очышларны яңарту турында килеште. Русиянең транспорт министрлыгы хәбәр итүенчә, бу - Грузиянең Русиянең һава хезмәтләренә бурычларын түләп бетергәч мөмкин булачак.

Русия белән Грузия арасында очышлар 2006 елның октябрендә, Грузиядә шпионлыкта гаепләнеп 5 Русия офицерының кулга алынуыннан соң туктатылган иде.

XS
SM
MD
LG