Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:37

Ана теле көне - урам җыенында


Ринат Йосыпов: Путин кабул иткәнне Медведев юкка чыгарсын иде.

Ринат Йосыпов: Путин кабул иткәнне Медведев юкка чыгарсын иде.

“Гарантияле” намзәт Дмитирий Медведев килгәнгә кырыс иминлек чаралары күрелсә дә, Казанда Ана теле көне уңаеннан урам җыены уза алды.

21 февральдә бар дөньяда Халыкара Ана теле көне билгеләп үтелә. Җир шарында 6 меңгә якын тел бар. ЮНЕСКО саннарына караганда, шуларның яртысы - юкка чыгу алдында тора.

Саннар тагын шуны күрсәтә - һәр ай саен ике тел юкка чыгып бара. Татарстанда да ике дәүләт теленең берсе татар теле дә бүген саклауга, яклауга, өйрәнүгә һәм үстерүгә мохтаҗ, ди тел белгечләре. Әлбәттә Татарстанда әлеге бәйрәмне игътибарсыз калдырмыйлар. Тукай музеенда, Татар Дәүләт һуманитар педагогика университетында, урта мәктәпләрдә, китапханәләрдә Ана теленә багышлап рәсми чаралар да үткәрелде.

Пикетны тыярга тырышып та караганнар...

Туган тел язмышы бүген иҗтимагый оешмаларны да битараф калдырмады. Татар иҗтимагый үзәгенең Халыкара Ана теле көне уңаеннан Казан кирмәне каршында урам җыены ясаячагы алдан ук билгеле иде инде. Тик пәнҗешәмбе көнне урамда тәртип саклаучылар Казанда ана теле көненнән битәр эре кунакны көтә иде. Русия президенты булачак дип фаразланган Дмитирий Медведев килүе Казанда хокук саклаучыларны борчуга салган. Алар Медведев килүенә кырыс иминлек чаралары күрелде.

Татарлар Косоводан үрнәк алырга кирәк, ди

Милиция милли хәрәкәтне дә урамга чыгармаска тырышкан. Иҗтимагый үзәк лидеры Юныс Камалетдинов алдан ук радиога шул турыда сөйләгән иде.

“Шәһәр милициясеннән икесе килде. Имза белән хат китергәннәр. Имеш, урам җыенын ясау юл казасы чыгарырга мөмкин. Чыкмаска куштылар.”

Татар халкы мәнфәгатьләрен яклаучы бу оешманың урам чарасы да пәнҗешәмбе көнне бертуктаусыз рөхсәт кәгазен сораудан, үзара аңлашудан, әрепләшүдән башланды.

... әмма ул барыбер узды

Урам җыены барыбер узды. Пикетчылар язулар чыгара торды. Ә штат һәм гадәти киемдәге хезмәткәрләр, чиновниклар үз хуҗаларына телефон аша берничә тапкыр шалтыратып аларның эчтәлеген хәбәр итеп барды. Урам җыенын ясаучылар Косово бәйсезлеген яклаулары, татар түрәләрен татар мәнфәгатен онытуда гаепләп язулар күтәргән иде.

Шулай да төп сорау туган телне саклау турында булды. Казанда бу нисбәттән бүген өйләдән соң милли оешмалар татар иҗтимагый үзәге бинасында матбугат җыелышы да ясады әле. Тик аңа оештыручылар башта үзләре дә керә алмады: ремонт дип ябып куйганнар булып чыкты. Милиция килеп аларга ишек ачып бирде. Халыкара Ана теле көнен шулай иттереп ТИҮ һәм “Мәгариф” оешмасы тагын бу бинада да билгели алды. Татар иҗтимагый үзәгенең Казан бүлеге җитәкчесе Ринат Йосыпов ике чарада да катнашты.

"Татар күп кенә нәрсәне булдыра алмады..."

“Без Казан кирмәне янындагы бу урам җыенын өмет белән ясыйбыз. Зур кунак килде бит: Дмитрий Медведев. Ул либеральрәк кеше дип беләм. Татарстанны рәнҗетмәсен иде. Шулай ук Владимир Путин кабул иткән милли компонентны юк итүче мәгариф канунын да гамәлдән чыгарыр дип өметләнәм”, - диде урамда торучы Йосыпов.

Казан аксакаллар шурасы рәисе Вакыйф Галиев да Казан кирмәне янына шуның өчен килгән.

“Катнашучыларга караганда, пагонлы тәртип саклаучылары күберәк бит. Шулай да урам җыенын яклыйм. Чөнки ана телебез кадере бетә язды”.

Аксакаллар Путинга татарча хат язган

Аксакаллар шурасы рәисе патша заманыннан аермалы буларак, бүген бер татар кешесенә бер елда бер китап та басылмый, басылса да укылмый, дип зарлана.

“Менә әйтик 1910 елда бер татарга 13 китап басылган булган.”

Шулай да төп сорау: киләчәктә туган тел, әдәбият кебек фәннәрне укыту гамәлдән чыгу турында. Татар җәмәгатьчелеге “Мәгариф турындагы” канунындагы милли төбәк компонентын саклау турында "конституциягә каршы" канунны кире алуны таләп итеп Казандагы да, Мәскәүдәге хакимияткә дә мөрәҗәгать иткән.

“Булачак патша” килмәсме, күрмәсме, күрмәсә дә файдасы булмасмы, дип тулай торактан куылучылар да килгән иде.

“Яңа мәгариф проекты ана телен саклауның тотрыксызлыгына китерә. Без, аксакаллар, һәм татар каләм ияләре татар хокуклары һәм мәнфәгатьләре тапталуга каршы протест белдереп Русия президенты Владимир Путинга да татарча хат яздык.”

Торак сораучыларның кайгысы - башка

Казан кирмәне янына “булачак патша” килмәсме, күрмәсме, күрмәсә дә, безгә файдасы булмасмы, дип торак сораучылар да килгән иде. Восстание урамы 24 йорттагы тулай торактан. Аны авария сылтавы белән ябып, торучыларны вакытлыча башка урынга күчерергә телиләр икән. Тик торучылар, чыгып китсәк кире кайтып булмас дип курка. Алар хөкүмәттән торакка гарантия сорый. Тулай торакта торучы ханым яннарына чыккан шәһәр хакимияте кешесенә түбәндәгечә сөйләде.

“Дивар ярыла дип безне куалар. Аннары кайтырсыз, янәсе. Бернинди гарантия дә юк бит. Без ул торакны киләчәктә хосусыйлаштырырга телибез. Яки ордер белән яңа бүлмә, я фатир бирсеннәр. Безне мәхкәмә аша гына куа алалар. Без адвокат ялладык, алдый алмаслар”, ди шәһәр түрәләре эшеннән канәгать булмаган ханым.

XS
SM
MD
LG