Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:23

Белградта Косовоның бәйсезлегенә каршы урам җыены


Белград - Сербиядә бүген мәктәпләр эшләмәде, халык урам җыенына бушка поездга утырып килә ала иде. Хөкүмәт оештырган чарада меңләгән кеше катнашты. Халыкка премьер-министр Воислав Коштуница мәрәҗәгать итте, аннары чиркәүләрдә дога кылынды.

Йөзләгән серб чик аша Косовога үтеп керергә тырышкан, Косовода иминлек саклау гаскәрләре тәртипсезлекне булдырмаган.

Сербия президенты Борис Тадич бүген Романиядә булды. Романия Косовоны танымаган илләрнең берсе. Тадич, Сербия Косовоны таныган дәүләтләр белән дипломатик мөнәсәбәтләрне яңадан күздән кичерәчәк, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG