Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:47

Медведев Татарстанга нәмзәт булып түгел, чиновник буларак килде


Варис Медведев Казандагы 19 мәктәптә яшь хоккейчылар белән аралашты

Варис Медведев Казандагы 19 мәктәптә яшь хоккейчылар белән аралашты

21 февраль көнне Казанда Дмитрий Медведев килеп китте. Рәсми хәбәрләрдә аны югары дәрәҗәле җитәкче итеп кенә телгә алдылар, Русия президентлыгына нәмзәт булуы турында искә төшермәделәр


II Бөтенрусия спорт форумы кысаларында Дмитрий Медведев Казанның 19 мәктәбендә тынылган хоккейчы Сергей Макаров үткәргән хоккей дәресендә булды, соңыннан спорт форумы эшендә катнашты. Русия вице-премьеры Татарстан президенты белән аерым очрашу да үткәрде. Анда катнашучылар, Медведев Татарстандагы балалар спорты юнәлешендә барган эшне бик югары бәяләде, республика уңышларын бөтен Русия буйлап өйрәнергә кушты, дип белдерә. Дмитрий Медведевның Русия президентлыгына нәмзәт булуы турында искә төшерүче булмады.

Федераль чиновникның Татарстанга сәфәре Казандагы спорт форумының йомгаклау өлешендә, “Татнефть-Арена” спорт сараенда узган зур тамашада катнашу белән тәмамланды. Анда Казан дәүләт университеты, башка югары һәм урта белем бирү йортлары укучылары катнашты. Аларный берничәсе “Азатлык”ка бу тамашаның ничек үткәнен сөйләде.

"Русия, алга!" форумы концертыннан бер күренеш
Рәсми төстә “Русия, алга!” дип аталган бу тамашаны Русиянең 1нче каналы төшереп алган. Бу тапшыру сайлауларга кадәр эфирда күрсетелер дип көтелә. Әлеге тамашада Русиянең танылган спортчылары, иң популяр жырчылар катнашты.

Тамашага килүчеләргә “Бердәм Русия” фиркасенең кечкенә байракларын таратып чыксалар да, спорт һәм спортчыларга багышланган бәйрәм тамашасында бу фирка турында да, президент сайлауларында кайсы нәмзәт өчен тавыш бирү турында да бер сүз дә әйтелмәгән.

“Татнефть-арена” да җыелган 10 меңгә якын студент һәм мәктәп укучыларын очрашу башланыр алдыннан бер сәгать чамасы “Русия”, “Русия, мин сине яратам!” дип бертавыштан кычкырырга өйрәттеләр. “Татарстан, мин сине яратам!” дип әйттерүче, яисә шундый ук хисләрне Казанга күрсәтү очраклары булмады.

Аның каравы, зур кунаклар килгәндә ничек итеп кычкырырга, байракларны ничек итеп болгарга өйрәтү җитди куелган иде. Моңа сәхнәдән өйрәтеп торучы егет бу эшне татарча да, урысча да оештырды, ә менә аннан соң башланган концерт програмында бер генә татар сүзе дә булмады. Президент Шәймиевның “Без булдырабыз!” дигән яраткан сүзен әйтүен санамаганда, әлбәттә.

Русиянең беренче вице-премьеры Дмитрий Медведев, Татарстан президенты Минтимер Шәймиев һәм башка дәрәҗәле кунаклар килгәндә залдагы яшьләр, сәламләү йөзеннән, бертавыштан шатланып кычкырырга һәм байраклар болгарга шактый өйрәнгән иде инде. Дәррәү кубып, күмәкләшеп сәламләделәр. Тамашаны беренче федераль каналның иң танылган йөзләре алып барды. Концерта, беренче булып, МакСим исеме астында танылган Казан кызы җырлады, аны һәм Мәскәүдән килгән популяр кешеләрне сәламләп 10 меңлек зал шатланып кычкырды, бу урында сәламнәрне белдерергә өйрәтмәгән булсалар да.

Тамашада яшьләр яратып тыңлаган "Би2" төркеме дә җырын башкарды
Спорт форумына багышланган тамашада Русия эстрадасының иң танылган җырчылары катнашты, алар махсус шушы чарада катнашыр өчен килде һәм иң күбе ике генә җыр башкарды, дип сөйләде безгә бу тамашаны караучылар.

Русия спорт йолдызлары сәхнәгә чыгып, Татарстанда, Русиядә яшьләрне спортка җәлеп итәр өчен никадәр эш эшләнгәнен сөйләде. Тамашачылар, аерым алганда, Татарстанда башка төбәкләр белән чагыштырганда, шугалакларның бик күп төзелгәнен белә алды.

Шундый күп халык катнашлыгындагы җырлы-биюле башка тамашаларда авыр рок уйнаучы төркемнәр булмый иде. Гадәттә, анда яшьләр яраткан поп-йолдызлар гына җырлый. Бу юлы билгеле 2 рок-төркем гитараларның күәтле тавышы белән боз сараен селкетеп алды.

Моңа кадәр Русия басмалары Дмитрий Медведевның авыр-рок музыканы яратуын язып чыккан иде. Бу ике әйбер үзара бәйлеме, юкмы, анысы билгесез, әмма ахырдан Русиянең беренче вице-премьеры Медведев кеше алдына чыгып, болай итеп куңел ачырга, мондый музыканы тыңларга ярамаган заманнарны хәтерлим әле мин, дип әйтте.

Казан яшьләре варис Медведевны сәламли
Тамашаны караган яшьләр әйтүенчә, һәм анда булган журналистлар язганча, концерт барышында сайлаулар турында, нәмзәт Медведев хакында бер сүз дә әйтелмәгән икән. Бары тик спорт, физик күнегүләр бирә торган энергия, спортчыларның рухы, Русия спортчыларның бөек җиңүләре турында сөйләнгән.

Популяр артистлар һәм танылган спортчылар сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң, анда беренче вице-премьер Дмитрий Медведевне дә чакырганнар. Телевизор экраннарында күренгәнчә, ул анда йөгереп үк диярлек чыкты. Беренче эш булып ул, аңа кадәр бу сәхнәдә булган “Любэ” төркеме җырчысы Николай Расторгуевны туган көне белән котлады. Зал да туган көн хәбәрен ишеткәч, шатланып, байракларын болгап алды. Матбугаттан шул да билгеле - “Любэ” төркеме җырларын Русиянең хәзерге президенты бик яратып тыңлый, имеш.
Тамашага килгән 10 меңләп кеше Медведевны яхшы күрә алды


Вице-премьер Дмитрий Медведев сәхнәгә чыгып, Казанның үзгәреп баруын, элекке заманда болай күңел ачып булмаганын искә төшерде, яшьләрне заман сынауларына әзер булырга, көчле булырга чакырды, ә көчне исә спорт белән шөгелләнеп тупларга кирәк, дип әйтте.

Бу хәбәр матбугат, агентлыклар биргән мәгълүмат һәм вакыйгада катнашкан кешеләр сүзләренә нигезләнеп язылды. “Азатлык” радиосы хәбәрчеләре рәсми вакыйгаларда катнашырга рөхсәт бирелгән журналистлар исемлегенә керә алмады.

XS
SM
MD
LG