Accessibility links

Кайнар хәбәр

23 февраль - кемгә бәйрәм, кемгә матәм


Вероника Марченко (с) һәм Любовь Виноградова
Вероника Марченко (с) һәм Любовь Виноградова

«Ана хокукы» фонды җитәкчеләре 23 февральне "армия хезмәтендә һәлак булучыларны искә алу, кайгы, матәм көне дип саныйбыз”, диделәр.

Русиядә хезмәткә алынган солдатлар һәм аларның әниләре кайгысы белән яши торган «Солдат аналары» оешмасы эше күпләргә таныш. Ә менә 1989 елда рәсми теркәлү алган, Европа шурасы парламент ассоциациясе белән тыгыз элемтәдә эш алып барган «Ана хокукы» - «Право матери» фонды хакында хәбәрләр бик күренми.

Ул фоңдның эшләгән эшләре турындагы хисапка күз салсаң, улын солдат хезмәтенә озаткан, балалары фаҗигага юлыккан әниләр бу оешма белән якыннан таныш булырга тиеш. 23 февраль - «Ватанны саклаучылар көне» бәйрәме алдыннан «Ана хокукы» фонды җитәкчеләре 2007 елда Русия армиясендә барган вәхшилек, башбаштаклык хакында һәм бу яктан үзләренең эшләгән эшләре турында хисап игълан итәр өчен, бәйсез матбугат үзәгендә җурналистлар белән очрашты.

Фондның рәисе Вероника Марченко һәм Русиянең бәйсез психиатрлар ассоциациясе башкарма мөдире Любовь Виноградова фондның эшчәнлеге хакында мәгълүмат биреп, Русия армиясендә сугыш булмый торып та, үлүчеләр, хәрби хезмәттәгеләрнең үз-үзләренә кул салуга китергән сәбәпләр, армия системасындагы канун проблемалары турында да хәбәр итте.
2007 елда бу фондның эшчәнлеге хакында массакүләм мәгълүмат чараларында 396 мәкәлә басылып чыккан. Журналистлар белән очрашуда алар 2007 елда Русия армиясендә кайсы хәрби бүлгедә күпме солдат һәлак булуы турындагы мәгълүмaт белән дә таныштырдылар. Мәсәлән, иң күп һәлак булучылар Идел буе-Урал хәрби бүлгесенә туры килә, анда барлык һәлак булучыларның 28%. Икенче урында Мәскәү хәрби бүлгесе. Биредә барлык һәлак булучыларның 27% туры килә.
Вероника Марченко 2007 елда гына алар фондына хәрби хезмәттә уллары һәлак булган 5 меңләп ана мөрәҗәгатъ итүен белдерде.
“Элегрәк хәрби хезмәттә «дедовщина» - «бабайлык» дип аталган, ягъни озаграк хезмәт итүчеләр яңа алынганнарны мыскыл итүләр булса, хәзер инде бу эш белән өлкән офицерлар да шөгыльләнә”, - ди Марченко.
Һәм ул данлыклы президент полкы дип аталган хәрби бүлектәге солдатларны да офицерлар җәберләвен, акча таләп итүен һәм соңгы чиктә бер солдатның үлеменә китерүен дә сөйләде.
Гомүмән, «Ана хокукы» фонды җитәкчеләре, боларның барысына да Русия армиясендәге система гәепле, диделәр.
Президент, “безнең армиядә эшләр җайлана”, дип белдерсә дә, “без аның белән килешмибез, чөнки безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең саны кимеми, бары тик арта гына", - диделәр алар. Армиядә мыскыллау, түбәнсетүләр белән бергә җәзалап үтерүләрнең ешаюына да игътибарны юнәлтте фонд җитәкчеләре.
Мәсәлән, Идел буе-Урал бүлгесендә бер солдатны коймага бәйләп куеп офицерлар өч сәгать буе кыйнаган, солдатның күзе агып чыккан. Ләкин мәхкәмә ул солдатның әнисенә ниндидер түләү хакында карар да чыгармаган.
“Гомүмән алганда, хәрби мәхкәмәләрдә экспертлар шул ук хәрбиләр, алар карарны үзләренчә чыгара, без армия канунына үзгәрешләр кертүне дә таләп итәбез, чөнки канун буенче бәйсез экспертларга мәхкәмәләрдә катнашырга рөхсәт ителми”, -диде Любовь Виноградова.
«Ана хокукы» фонды җитәкчеләре «Ватанны саклаучылар көне» дип игълан ителгән 23 февральне армия хезмәтендә һәлак булучыларны искә алу, кайгы, матәм көне дип саныйбыз”, - диделәр.
Алар ул көнне Мәскәүдә инде 15 ел рәттән Красносельская метросы янындагы бер чиркәүгә барып, ата-аналар катнашында армиядә һәлак булган балаларына дога укыйлар икән.
“Мөселманнар да ул эшләрне башкара, андый чараларны безнең Казандагы вәкилләребез мәчетләрдә уздыра”, - диде Вероника Марченко.
“Безгә мөрәҗәгатъ иткән, балалары армиядә һәлак булган гаиләләрнең барысына да ярдәм итәбез. Безнең юридик хезмәт бушлай, шулай ук аналарга матди ярдәм дә күрсәтәбез”, - ди Вероника Марченко.
Шулай итеп, 23 февраль «Ватанны саклаучылар көнен» «Ана хокукы» фонды, тыныч тормышта Русия армияләрендә җәзалап үтерелгән, хәрби хезмәттә сугышсыз заманда да һәлак булганнарны искә алу, кайгы көне, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG