Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:22

Башкортстандагы гарасат бер баланың гомерен өзде


Башкортстанда бер тәүлектән артык дәвам иткән күз ачкысыз буран бик күп зыян салды һәм бер баланың гомерен өзде.

Күгәрчен районындагы Ибрай авылыннан 14 яшьлек малай бер калкулыктан ишелгән кар өеме астында калып һәлак булды. Ибрай авылы малайлары чанада һәм чаңгыда шуарга чыккан була. Әмма буранлы һавада уяулык күрсәтмичә бәлага тарый алар. Ике малай ишелгән кар астыннан чыгып өлгерә, ә бер малай, кызганычка каршы, тончыгып үлә. Коткару хезмәте коткаручылары килгәнче, аның гәүдәсен туганнары кар астыннан эзләп таба.

Республикада, карлы буран сәбәпле, гарасат кисәтүе белдерелгән иде. Шушы зилзилә аркасында, Уфа һава аланы да тәүлектән артык ябылып торды. Анда меңнән артык кеше аэропорт бинасында көн үткәрергә дә, төн чыгарга да мәҗбүр булды. Бәхеткә, буран җомга иртәсенә тынды һәм һава аланы гадәти тәртиптә эшли башлап, тоткарланган барлык очкычларны да озата һәм кабул итә алдылар.

Буранлы һава торышы юлларда да казалар санын арттырды. Алдагы көннәрдә дә карлы бураннар булуы турында кисәтелде.

XS
SM
MD
LG