Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:48

Сарытау эшкуарларына мәхкәмә эше яный


Сарытаудагы киң билгеле эшкуар һәм җәмәгать эшлеклесе Камил Әбләзовка һәм аның хезмәттәшләренә карата мәхкәмә эше яңартылырга мөмкин.

Бу хакта Башкортстан прокуроры Сергей Хуртин белдерде. Аның сүзләренчә, 2005 елда Сарытау эшкуарларына карата кузгатылган мәхкәмә эшен ябу дөрес булмаган һәм шуңа күрә дә, соңгы вакыйгалар уңаеннан, бу эшнең тузаннарын кагып, аны яңарту таләп ителә.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Камил Әбләзов җитәкчелегендәге “Нарат” исемле ширкәт 2003 елда Башкортстанның барлык урман хуҗалыгы тармагын, урман сәнәгатен үз кулына алган иде. “Шуннан соң ике ел үткәч, 2005 елда Сарытау эшкуарларының хилафлыклары ачыкланып, аларга карата мәхкәмә эше ачылган иде. Әмма, әлеге дә баягы хакимиятләрнең мәхкәмәгә һәм прокуратурага басымы астында, бу эш ябылды.

Күптән түгел Башкортстан хөкүмәтендә урман сәнәгате торышына багышланган махсус утырыш үтте һәм анда урман сәнәгатен үстерү өчен Камил Әбләзов тарафыннан бернидә эшләнмәгән, дип белдерелде. “Башкортстан урман сәнәгате, киресенчә, тирән упкынга тәгәрәгән”, - дип бәяләде Башкортстан Хөкүмәте рәисе Байдәүләтов.
Менә шул утырыштан соң, күрәсең, прокуратурага бу эшне азагына җиткерү фатыйхасы бирелгәндер. Чөнки хакимиятләр ризалыгы булмыйча, хокук саклау оешмаларының үзаллы эшчәнлеген күз алдына китерүе читенрәк.

XS
SM
MD
LG