Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү тикшерүчесе –Уфада


Башкортстанга Русия Үзәк сайлау комиссиясе вәкиле Нина Кулясова эш сәфәренә килде. Аның максаты – Башкортстанның Русия президентын сайлауларга әзерлек дәрәҗәсен тикшерү.

Журналистлар белән очрашуда Мәскәү кунагы Башкортстан сайлау үзәге эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Уфага эш сәфәренә килгән Мәскәү ханымының шулай уңай бәя бирүе көтелгән хәлдер инде ул.

Башкортстанда сайлауларга әзерлекләрнең һәм сайлауларның җәнҗаллы һәм күп тәртип бозулар белән үтүе хакында моңа кадәр дә бәйсез белгечләр һәм сәясәтчеләр әйтә килде. Башкортстан электораты бик әйбәт идарә ителүе белән аерылып тора. Бу юлы да, рәсми хакимиятләр яклаган намзәт өчен иң күп тавыш бирелүе турында игълан ителәчәк, дип көтелә.

2 мартта Башкортстан Дәүләт Җыелышына да сайлаулар үтәчәк. Узган чакырылышта анда оппозициядән дә ике генә булса да кеше депутат булып үтә алган иде әле. Бу юлы андыйлар бөтенләй дә булмаячак, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG