Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:14

Башкортстан татар оешмаларын ни өчен ябалар


Якын арада Башкортстан Татар конгрессы эшчәнлеге туктатылырга мөмкин.

Федераль Теркәү палатасының Башкортстан идарәсе Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитетында көтелмәгән тикшерү башлады. БР Татар конгрессы эшчәнлеген тикшерү өчен, “чираттан тыш тикшерү” дигән чара оештырды идарә хезмәткәрләре. Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе ярдәмчесе, профессор Мәҗит Хуҗин сүзләренчә, Теркәү хезмәте 29 февральгә кадәр шушы тикшерүне төгәлләргә алынган. Шул көнгә кадәр кайбер сорауларга җаваплар алынмаса, Татар конгрессын ябып кую белән кисәткән алар.

Нинди гаепләр тагыла соң бу оешмага. Мәҗит әфәнде әйтүенчә, хәзер Федераль теркәү хезмәтенең Башкортстан идарәсе, БР Татар конгрессының чираттан тыш корылтае үткәрелеп, анда яңа низамнамә кабул ителергә тиеш, дигән таләп куйган.

“Ләкин без бит үзебезнең чираттагы корылтаебызны яңа гына - ике ай элек кенә үткәргән һәм анда Башкарма комитетның яңа әгъзаларын сайлап куйган идек. Киләсе корылтай исә биш елдан соң гына каралган. Без тикшерүчеләргә шушы хәлне әйттек, әмма алар моны ишетмәмешкә генә салышты. Минем уемча, Башкортстан хакимиятләре Татар конгрессын ябып кую өчен күрсәтмә биргән.
“Гомумән, татар оешмаларын каршы чираттагы киңкүләмле һөҗүмнәр башланды, - ди Мәҗит Хуҗин. – Татар яшьләренең “Азатлык” оешмасын яптылар. Татар иҗтимагый үзәген яптылар. Уфа татар милли-мәдәни мохтарияте эшен 15 майга кадәр туктаттылар. Хәзер инде менә БР Татар конгрессына ябештеләр”.

Шулай итеп якын көннәрдә Башкортстан Татар конгрессын ябып кую турында да карар кабул ителергә мөмкин. Аның сәбәбен БР Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзалары үзләренең республика хакимиятләренә “тәлинкә тотмауга” үч алу адымы дип аңлата.

XS
SM
MD
LG