Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элемтә министры: Интернет өчен түләүне киметү кирәк


Министр Фәрит Фазылҗанов: Татарстандагы Интернетны арзанайту кирәклеген аңлыйбыз, ди.
Министр Фәрит Фазылҗанов: Татарстандагы Интернетны арзанайту кирәклеген аңлыйбыз, ди.

Татарстанда Интернет Мәскәүдән ун тапкыр (!) кыйммәтрәк. Җирле провайдерлар да, Интернетны Мәскәүдән китереп сатучылар да монополия тота. Ахыргы чиктә бу икътисадка да зыян сала.

Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов: «Интернет өчен түләү Татарстанда бик кыйммәт», ди. Министр фикеренчә, кулланучылар саны нәкъ шул сәбәпле тиз генә арта алмый.

“Бик кыйммәт тора бездә Интернет куллану. Шулай ук Интернет челтәрен кертү, аңа тоташу да кыйммәт. Интернет тарифлары, әйтик, секундына 512 килобит секунд тизлектәге лимитсыз тариф, Татарстанда, Мәскәү белән чагыштырганда, ун тапкыр диярлек кыйммәтрәк. Питербурдан да ике ярым чамасы кыйммәтрәк. Идел буендагы башка төбәкләрдән 1,4 тапкыр чамасы кыйммәтрәк.

Әлбәттә, бу вәзгыят безне канәгатләндерми. Сәбәбе – монополия. Җирле провайдерлар да, Интернетны Мәскәүдән китереп күпләп сатучылар да монополия тота”, дип белдерде Татарстан министры "Азатлык"ка биргән әңгәмәсендә.

Министр, мондый вәзгыять җәмгыятьне мәглуматлаштыру тизлеген дә туктатып тора, ди. Хәтта ул икътисади үсешкә дә тәэсир итә икән.

Элемтә министры Фәрит Фазылҗанов, эшлисе шактый эш бар, көч куярга кирәк, дип тә өсти. Әйтик, Интернетны тәкъдим итүчеләр базарында монополияне бетерергә кирәк, башка ширкәтләр монда килеп эшмәкәрлек оештыра алсын һәм чын көндәшлек кора алырлык булсын, ди.

Соңгы берничә елда Татарстанга өч “федераль” провайдер килгән. Мисал өчен, “Транстелеком”, “Ростелеком”, “Голд-телеком”.

"Тик бу гына җитми, - ди министр, - тагын бер эре Интернет куллану юлын сатучыны Казанга китерү кирәк". Быел “Синтеро” исемле эре провайдер да килер дигән өмет белдерә Фазылҗанов. Татарстанга тагын берничә эре ширкәт килгәч монополия кимеп, бәяләр дә төшәр дип фаразлана.

Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов, Интернетны монда күпләп китертүчеләр саны артсын һәм алар арасында чын-чынлап көндәшлек булсын өчен уңайлы эшмәкәрлек шартларын тудырабыз, ди.

Министрлык бу вәзгыятне чишүдә дәүләт ширкәтләреннән битәр, хосусый эшмәкәрлекнең тәэсиренә өметләнә. Дөрес, Татарстан хөкүмәтенә бәйле һәм үзе дә монополиядә гаепләнүче “Таттелком”га да бу нисбәттән җиңел түгел икән. Фәрит Фазылҗанов сүзләренә караганда, “Таттелеком” Казан кебек халык укмашып яшәгән җирләрдә генә түгел, ерак авылларда да телефонлаштыру һәм Интернетлаштыру белән шөгелләнә.

Социаль эш, ягъни халыкка ярдәм эшен башкара, ди ул "Таттелеком" турында. Авыл дигәннән, аларга кесә телефоннары барып җиткән. Шул мобил элемтә аша министр кәрәзле операторларны да 3G стандарты нигезендә җитез интернет тәкъдим итәргә чакыра.

XS
SM
MD
LG