Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ереванда протест чаралары дәвам итә


Ереван - Әрмәнстан башкаласында инде дүртенче көн сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдереп урам җыеннары дәвам итә. Бүген урамнарга 30 меңләп кеше чыккан, дип хәбәр ителә.

Рәсми нәтиҗәләргә караганда, премьер-министр Серж Саркисян тавышларның 52.9% алган. Әмма аның көндәше, элекке президент Левон Тер-Петросян, сайлауны яңадан үткәрүне таләп итте. Ул шулай ук үз тарафдарларының кыйналганын һәм тавыш бирүдә хәрәмләшүләр булганын хәбәр итте.

Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы сайлауны "гөмүмән алганда гадел һәм ирекле", дип бәяләде.
XS
SM
MD
LG